ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

Арча муниципаль районының "Лесхоз УГБМ" МБМ учреждениесендә "Урман уңышы" акциясенә йомгак ясалды. Ылыслы токым күркәләрен җыю һәм булачак урманнарны торгызу өчен орлык әзерләү чараларын, Мәктәп урманчылыгы советы белән берлектә, "Арча урман хуҗалыгы" ДБУ белгечләре оештырды. Акция нәтиҗәсендә 1349 кг нарат һәм чыршы күркәсе җыеп алынды. 10, 6, 7, 4, 8 сыйныфларда укучылар урман уңышын җыюда аеруча зур активлык күрсәтте. "Урманнарыбыз өчен гайре табигый булмаган уңышлы ел булды, шуңа да ылыслы токым агачларының орлык запасларын тулыландыру өчен табигатьнең юмарт бүләгеннән файдаланмау дөрес булмас иде. Ылыслы урманнар зур тизлек белән киселә, әлбәттә инде, югалтуларны тулыландыру өчен табигый үсеш җитәрлек дәрәҗәдә түгел, чөнки урманны яңадан үстерү өчен чәчүлек материал запаслары таләп ителә дә инде", – дип билгеләп үтте мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Ф.Н. Гайнанова. Җыелган күркәләрне яшь урманчылар Сорнар кишәрлеге урманчылыгына тапшырды.


10
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Ылыслы яшь агачларны саклау һәм аларны законсыз кисүләрдән йолып калу буенча кирәкле чараларны башкару максатларында яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан, 2016 елның 2 ноябреннән башлап, яңа ел чыршыларын (наратларны) сату-алу турында шартнамә төзү хокукын сату буенча аукцион үткәрелде. Аукционга гомуми 285,4 мең сумлык 16,5 мең данә ылыслы агач, 43 тонна ылыслы ботак куелган иде.

Белгечләр тарафыннан урманчылыкларда эшләүчеләр исәбеннән мобиль патрульлек төркемнәре төзелде. Урман кишәрлекләрендәге патрульлек эшләре РФ ЭЭМның ТР буенча территориаль органнары хезмәткәрләре белән берлектә башкарылды. 2016 елның декабрендә инспекторлар һәм урманчылар тарафыннан барлыгы 1116 рейд үткәрелде, аларның 18е буенча чыршыларны һәм башка ылыслы токымнарны законсыз кисү очраклары ачыкланды. Бу чорда киселгән агачлар күләме 20 данә тәшкил итте. Китерелгән зыянның гомуми күләме – 48,3 мең сум.

 


9
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгында һәм аңа буйсына торган учреждениеләрдә 2016 елның 30 декабреннән башлап 2017 елның 9 гыйнварына кадәрге чорда җаваплы вазифаи затларның кизү торучанлыгы оештырылды;

- учреждениеләрнең административ биналарын террорга каршы яклау һәм аларда иминлек тәэмин итү буенча чаралар комплексы башкарылды;

- учреждениеләрнең территорияләрен контрольдә тоту-кертү режимы, аларга керә торган автотранспортларны тикшерү эшләре көчәйтелде. Учреждениеләрнең территорияләренә чит-ят автомобильләрне кую тыелды, аларда хуҗасыз транспортлар барлыкка килү күренешләренә махсус игътибар бирелде;

- учреждениеләрдәге хезмәткәрләр һәм сак хезмәтләре белән югары иминлек чараларын үтәү буенча өстәмә инструктажлар үткәрелә;

- кизү торучы хокук саклау органнары һәм коткару хезмәтләре белән хезмәттәшлек оештырылды.


30
декабрь, 2016 ел
җомга

31 декабрь көнне Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең җитәкчеләре белән 2016 елдагы чаралар планы үтәлешенә якынча йомгак ясалды. Татарстан Республикасы территориясендә ел дәвамында бер генә урман янгынына да юл куелмаган Россия Федерациясе субъектларының берсе булып тора, дип билгеләп үттеләр киңәшмәдә. Уңай динамика менә инде 6 ел саклана. Республикадагы урман фондының 15%ы (Әгерҗе, Азнакай, Аксубй, Бөгелмә, Яшел Үзән, Нурлат, Шәһәр яны, Саба урманчылыгы) кадастр исәбенә алынуы хакында да искәртеп уздылар.

Быел Министрлыкка буйсынучы учреждениеләр тарафыннан 1596 гектар урман культуралары утыртылды, 2180 гектар эрозиягә каршы яклаучы урман утыртмаларына нигез салынды. Үз чиратында төп урман тәшкил итүче токымнарның орлыклары җыеп алынды – 4307 кг.

 


29
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Күзәтчелек чаралары нәтиҗәсендә урман фонды территориясендә ылыслы агачларны законсыз кисүнең 5 очрагы ачыкланды.  1 законсыз кисү очрагына бәйле эш материаллары хокук саклау органнарына җибәрелде, 4 эш административ тәртиптә карала.

Яңа ел чыршысына ылыслы агачларны законсыз кискән өчен салынган зыян һәм штраф күләмнәре турында исегезгә төшерәбез.

Яңа ел чыршылары өчен ылыслы токым агачларын законсыз кисүдә гаепле дип танылган гражданнар, вазифаи затлар һәм юридик затлар урман хуҗалыгына салынган зыянны капларга һәм 2001 елның 30 декабрендәге № 195-ФЗ – Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексының 8.28 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартылырга тиеш.

1 бүлек нигезендә (Агачларны, куакларны яки лианаларны законсыз кисү, аларга зыян салу яки казып алу) түбәндәгечә административ штрафлар салу каралган:

         - гражданнарга: 3,0 мең сумнан 4,0 мең сумга кадәр;

        - вазифаи затларга: 20,0 мең сумнан 40,0 мең сумга кадәр;

         - юридик затларга 200,0 мең сумнан 300,0 мең сумга кадәр.

2 бүлек нигезендә (Механизмнардан, автотранспорт чараларыннан, үзйөрешле машиналардан һәм башка төрле техникалардан файдаланып кылынган шул ук гамәлләр, әгәр дә бу гамәлләрдә җинаять җәзасына тарту гамәлләре каралмаса) түбәндәгечә административ штрафлар салына:

          - гражданнарга: 4,0 мең сумнан 5,0 мең сумга кадәр;

          - вазифаи затларга: 40,0 мең сумнан 50,0 мең сумга кадәр;

          - юридик затларга 300,0 мең сумнан 500,0 мең сумга кадәр.

3 бүлек нигезендә (Белә торып законсыз әзерләнгән агачны сатып алу, саклау, бер урыннан икенче урынга ташу яки сату, әгәр дә бу гамәлләрдә җинаять җәзасына тарту гамәлләре каралмаса) түбәндәгечә административ штрафлар салына:

          - гражданнарга 5,0 мең сум;

          - вазифаи затларга 50,0 мең сум;

          - юридик затларга 400,0 мең сумнан 700,0 мең сумга кадәр.

Административ штраф салынудан кала законсыз киселгән агач Росимущество аша сату, аукционда сату өчен тартып алына (конфискацияләнә).

Моннан тыш, Татарстан Республикасы территориясендә яңа ел чыршысына Пихталарны әзерләү тыела.

"Чыршы" операциясе 2016 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

 


28
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 ел Россиядә "Урман торгызу елы" буларак игълан ителде һәм урман торгызу эшләренә аеруча зур игътибар бирелде. Россия Федерациясе территориясендә 2016 елда гомуми 781,1 мең гектар җирдә, шул исәптән арендага бирелгән урман кишәрлекләрендә – 636 мең гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды, бу планның 102,2%ын тәшкил итә. Боларга өстәп, 178,4 мең гектарда ясалма урман торгызу, 17,3 мең гектарда катнаш урман торгызу эшләре башкарылды.

Урман торгызу буенча иң күп эшләр Иркутск өлкәсендә – 121 мең гектар мәйданда, Архангельск өлкәсендә – 62,7 мең гектарда, Хабаровск краенда – 51,7 мең гектарда, Вологодск өлкәсендә – 50,3 мең гектарда, Красноярск краенда – 46,8 мең гектарда, Коми Республикасында – 33,8 мең гектарда, Пермь краенда – 31,9 мең гектарда, Киров өлкәсендә – 29,8 мең гектарда,  Бурят Республикасында – 27,1 мең гектарда, Амур өлкәсендә 22,6 мең гектарда башкарылган.

Липецк өлкәсе, Нижегородск өлкәсе, Мәскәү өлкәсе, Башкортостан Республикасы, Сахалин өлкәсе, Тверь өлкәсе, Тамбов өлкәсе, Ленинград өлкәсе, Новосибирск өлкәсе һәм Карелия Республикасы урман торгызу эшләрен тулы күләмдә үтәүче иң яхшы ун РФ субъекты исемлегендә.

Урман торгызу эшләрен тулы күләмдә үтәмәгән иң начар РФ субъектлары унлыгында: Приморск крае – план 56,7%ка үтәлгән, Саха Республикасы (Якутия) – 59,3%, Мурманск өлкәсе – 61,3%, Свердлау өлкәсе – 63,4%, Калмыкъ Республикасы – 65,3%, Байкал арты крае – 69,6%, Рязань өлкәсе – 78,6%, Курган өлкәсе – 81%, Төмән өлкәсе – 87,4% һәм Алтай Республикасы – 89,0%.

Урман торгызу буенча билгеләнгән планны тулы күләмдә үтәмәүгә китергән төп сәбәпләрнең берсе урман торгызу эшләре күләменең урман әзерләү эшләре күләмнәреннән калышуы, бу, барыннан да элек, урта һәм кече урман әзерләү компанияләре хисабыннан. Алардагы техника белән бары тик яхшы торучы кышкы һава торышы шартларында, каткан грунтта гына агач кисү эшләрен башкарырга мөмкин, ә язгы-җәйге чорда бу җирләрдә алар урман торгызу эшләрен мөстәкыйль рәвештә башкара алмыйлар. Шул ук вакытта ел саен аренда җирләренең 35%ында урман җитештерү технологиясен бозу очраклары теркәлә.

"Урманнарны җитештерү елы" булган 2016 елга каралган чаралар планында күздә тотылучы урман торгызу эшләре Рослесхоз тарафыннан тулы күләмдә башкарылган, шул исәптән "Россиякүләм урман утырту көне" язгы акциясе һәм "Яшә, урман!" көзге акциясе, урман торгызу буенча актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышуларга багышланган Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе һәм "Урман көнбагыштан башлана" Россиякүләм акциясе үткәрелгән.

Шулай ук "Урманнарны җитештерү һәм урман үрчетү буенча иң яхшы студент эше" Россиякүләм смотр-конкурсы, "Иң яхшы урман питомнигы" Россиякүләм смотр-конкурсы һәм "Куликово поле" дәүләт хәрби-тарихи һәм табигый музей-тыюлыгы территориясендә "Яшел имәнлек" акциясе уздырылган.

"Россиякүләм урман утырту көне" язгы акциясе кысаларында 18 мең гектардан артык җирдә, шул исәптән урман фондының 9,4 мең гектарында агач, 3,5 миллион кеше ярдәмендә 51 миллион үсенте утыртылган. 

"Яшә, урман!" көзге акциясе кысаларында 6 мең гектардан артык җирдә, шул исәптән 1,5 мең гектар урман фонды җирендә һәм башка категориягә караучы 4,5 мең гектарда (парклар, скверлар, истәлекле утыртмалар һәм аллеялар) агач утыртылган, 1 миллион тирәсе кеше ярдәмендә 25 миллион яшь агачка яңа гомер бирелгән. Иң массакүләмле чаралар Белгород өлкәсендә (179 мең кеше), Мәскәү өлкәсендә (174 мең кеше), Кемерово өлкәсендә (100 мең кеше) башкарылган. 

Россиядә урман торгызуда иң төп проблема урманнарны торгызу эшләренең тиешле күләмдә һәм сыйфатта башкарылмавына бәйле. 2014-2016 елларда Россиянең урман сәнәгате секторы үзагач әзерләү күләмнәрен тотрыклы үстергән, шул ук вакытта урманнарны җитештерү динамикасы үзагач әзерләү динамикасына туры килми. Ел саен Россиядә 1 миллион гектар җирдә тоташ кисүләр башкарыла, аның 80%ы – арендага тапшырылган урман кишәрлекләре.

"Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан урман торгызу эшләренең урманнарны киметү минимумына тигезләшергә тиешле булуы турында карар кабул ителде. Киселә  торган урманнарны элек агач белән капланмаган тигез җирләрдә урман утырту бәрабәренә компенсацияләүне күздә тотучы "гектар өчен гектар" формуласы урман тармагында катнашучыларның барысы өчен дә төп постулатларның берсенә әверелергә тиеш. Россия Федерациясе субъектларының урманнар белән идарә итү органнарының һәм профильле федераль урман хуҗалыгы учреждениеләренең эшчәнлеген бәяләүдә урманлылык төп критерий булырга тиеш, дип карар ителде. Алар эшенең төп нәтиҗәсе булып Россия территориясендәге урманлы җирләрне арттыру күрсәткече торырга тиеш. Инде 2017 елга урман торгызу күләмнәрен 1 миллион гектарга кадәр арттыру – ягъни киселә торган урманнар күләменә тигезләү планлаштырыла", – диде бу хакта Россия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик.

 

 


27
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Азнакай районы урман хуҗалыгының 85 еллыгы уңаеннан "Азнакай урманчылыгы" ДКУ бинасында тарихи музей ачылу тантанасы булды. Тантаналы вакыйга уңаеннан чарага хакимият вәкилләре, урман хуҗалыгы ветераннары, аларның балалары һәм урманчылыкта һәм урман хуҗалыгында эшләүчеләр чакырылган иде. Тантана өлеше узганнан соң җыелыш булды, анда җитәкче-урманчы Кәшапов Илназ Рәшит улы, район башкарма комитеты рәисе урынбасары Хәннанов Рәмис Рәис улы, ТР атказанган урманчысы Галимов Альфир Габдрахман улы, Чатыртау кишәрлеге урманчысы Хәйдәров Айрат Салих улы, ветераннар чыгыш ясады. Музейны ачу инициаторы – җитәкче-урманчы И.Р. Кәшапов. Мәгълүматлар һәм материаллар җыю, тулаем алганда, кабинетны әзерләү эшләре белән Чатыртау кишәрлеге урманчысы А.С. Хәйдәров шөгыльләнде. Музей экспозициясендә күп кенә фотоматериаллар, китаплар, документлар архивы бар, шулай ук биредә Татарстан Республикасының атказанган урманчылары эшләрендә файдаланган кораллар саклана. Азнакай урманчылыгы белгечләре урман хуҗалыгы тарихына һәм Азнакай районының мәдәни хәтерен саклауга бәяләп бетергесез өлеш керттеләр.

 

 Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре ИФО буенча Урман хуҗалыгы департаменты оештырган селектор киңәшмәсендә катнашты.

Утырыш видеоэлемтә рәвешендә узды, анда катнашучылар 2016 елда урманнарны саклау һәм яклау чаралары, 2017 елга булган бурычлар хакында сөйләште.

2016 елның урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чоры дәвамында Россия Федерациясе территориясендә барлыгы 11,02 мең урман янгыны теркәлгән,  алар арасыннан 10,09 мең янгын очрагы урман фонды территориясендә барлыкка килгән, бу 2015 ел белән чагыштырганда 1,2 мең очракка ким. Ялкын телләре ялмап үткән гомуми мәйданнарның күләме 2016 елда 2,4 миллион гектар тәшкил итә, бу уртача биш еллык күрсәткечләрдән 1,5 мәртәбәгә ким. 

Урман фонды территориясендә янгын булган җирләрнең мәйданы 2,2 миллион гектар тәшкил итә, 2015 елда исә бу күрсәткеч 2,6 миллион гектарга тиң булган. 2016 елда урманнарда барлыкка килгән янгыннардан китерелгән зыян күләме 3,8 мәртәбәгә киметелгән һәм якынча исәпләүләр буенча 15 миллиард сум тәшкил итә.

Урманнардагы янгыннарга бәйле иң катлаулы вәзгыять Иркутск өлкәсендә күзәтелгән, анда 668,8 мең гектар җирдә 1220 янгын сүндерелгән, Байкал арты краенда да шундый ук хәл – 276,8 мең гектарда 619 янгын чикләнгән.

Янгыннарга каршы көрәш исемлегендә Красноярск крае лаеклы рәвештә беренче урынны яулаган. Һава торышына бәйле рәвештә, 60 көннән артык тиешле күләмдә явым-төшем булмыйча торган, урманнарда янгын чыгу куркынычы буенча бик катлаулы шартларга карамастан, Россиядә урманнарда иң күп янгын очраклары барлыкка килгән чорда – 1462 янгын сүндерелде – Красноярск крае янгын ялмап үткән мәйданнары буенча нибары дүртенче генә – 214,2 мең гектар. Моңа өстәп, төбәктә, Федераль резервтан ярдәм сорамыйча, урман янгыннарына каршы үз көчләре белән көрәшә алганнар.

Түбәндәге районнарда уртача биш еллык күрсәткечләр белән чагыштырганда урман янгыннарына бәйле хәл яхшы якка үзгәргән:

Алтай Республикасы – 34 гектарда 10 янгын (янгын булган җирләрнең мәйданы 93 тапкыр кимегән);

Тыва Республикасы – 3 080 гектарда 76 янгын (янгын булган җирләрнең мәйданы 21 тапкыр кимегән);

Саха Республикасы (Якутия) – 14 879 гектарда 157 янгын (янгын булган җирләрнең мәйданы 38 тапкыр кимегән);

Төмән Республикасы – 354 гектарда 94 янгын (янгын булган җирләрнең мәйданы 11 тапкыр кимегән);

Омск өлкәсе – 924 гектарда 129 янгын (янгын булган җирләрнең мәйданы 30 тапкыр кимегән);

Ростов өлкәсе – 1 гектарда 2 янгын (янгын булган җирләрнең мәйданы 637 тапкыр кимегән);

Курган өлкәсе – 523 гектарда 247 янгын (янгын булган җирләрнең мәйданы 9 тапкыр кимегән);

Хакасия Республикасы – 462 гектарда 29 янгын (янгын булган җирләрнең мәйданы 10 тапкыр кимегән);

Самара өлкәсе – 12 гектарда 21 янгын (янгын булган җирләрнең мәйданы 6 тапкыр кимегән);

Пенза өлкәсе – 11 гектарда 18 янгын (янгын булган җирләрнең мәйданы 9 тапкыр кимегән);

Россия Федерациясенең 11 субъектында  – Белгородск, Курск, Липецк, Орлов, Рязань, Тула, Әстерхан өлкәләрендә, Чечен, Карачай-Черкес, Ингушетия һәм Татарстан Республикаларында бер генә урман янгыны да теркәлмәгән. 10 төбәктә – Калининград, Воронеж, Калуга, Смоленск, Ростов өлкәләрендә, Адыгей, Мордовия, Удмуртия һәм Чуаш Республикаларында, Ставрополь краенда янгын ялмап үткән мәйданнарның күләме 10 гектардан ким.

Соңгы өч елда янгыннарга юл куймаган Белгородск өлкәсен, Курск өлкәсен, Чечен Республикасын, Татарстан Республикасын, территориясендә 1 гектардан ким җирдә янгын булган Тула өлкәсен аерым билгеләп үтәргә кирәк.

"Бүген урманнарны янгыннардан саклау вәкаләтләре төбәк дәрәҗәсенә тапшырылды, һәм, әлбәттә инде, бу губернаторларның җаваплылык зонасы булып тора. Кызганыч, әмма күп кенә төбәкләрдә – Иркутск өлкәсендә һәм Бурят Республикасында – хәлне гадәттән тыш дәрәҗәсенә җиткерү начар гореф-гадәткә әверелде. Шулай ук ГХ режимын нигезсез игълан итү тәҗрибәсенә дә игътибар юнәлтергә кирәк. Әйтик, мисал өчен, Бурят Республикасында 2016 елда ГХ режимы 104 көн дәвамында гамәлдә булды, һәм моның өчен күп очракта нигезле җирлек юк иде", – дип билгеләп үтте Россия Федерациясенең табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик.


26
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Табигатьне яклау һәм урман байлыкларын арттыру максатында Минзәлә шәһәренең “№2 УГБМ” МБМУда шундый исем астында акция булып узды. 5 Б сыйныфында укучылар кул астындагы материаллардан чыршылар  әзерләделәр һәм күргәзмә ясадылар. 8А сыйныфында укучылар укытучылары Г.М. Рәхмәтуллина, Р.Р. Зыяҗиева белән берлектә әлеге чарага багышланган әдәби кичә оештырдылар. Балалар шигырь сөйләде, җырлар җырлады һәм чыршы әзерләү буенча мастер-класслар күрсәттеләр. Чарада Минзәлә урманчылыгы вәкиле Илнур Әзгәт улы чыгыш ясады. Ул укучыларга урманчылык тарафыннан ылыслы агачларны саклау буенча үткәрелүче чаралар турында сөйләде, эшләгән эшләре өчен балаларга рәхмәтен җиткерде һәм хәерле гамәлләрдә һәр кешенең роле әһәмиятле булуы турында искәртте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International