ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Питрәч районының Аркатово авылында башта чишмә була, җирле халык бирегә хуҗалык кирәк-яраклары өчен су алырга килә. Соңрак чыганакка төрле диндәге чирле кешеләр дәва эзләп килә башлый. 2001 елда чыганак янәшәсендә өлкәннәргә һәм җиде яшьтән олырак балаларга гореф-гадәтләрне үтәр өчен чукына торган кәшәнә торгызу турында карар кабул ителә. Кәшәнә хәйриячеләр белән гади кешеләрнең акчасына төзелә. Бәйрәм көннәрендә чыганак ягәшәсендә тәре сәфәрләре кылына.  Быелның август аенда кәшәнә янып көл була.

   Яңа кәшәнә-коенгыч Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов тарафыннан бүлеп бирелгән акчага торгызыла. Кәшәнәне торгызу өчен хәйриячеләр дә үзләреннән өлеш кертә, халык арасында акча җыела. Кәшәнәне Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры А.Ә. Нәзировның актив катнашында "Лаеш урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре торгыза.

19 декабрьдә чукына торган кәшәнә яктыртыла, ә 2016 елның 22 декабрендә рәсми рәвештә ачыла. Чарада Казан ш. беренче округы рухание Алексей ата, храм башлыгы батюшка Михаил, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, ТР Питрәч муниципаль районы хакимияте вәкилләре катнашты.

27 декабрьдә Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты тарафыннан оештырыла торган селектор киңәшмәсе булачак. Урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге белгечләр видеоэлемтә рәвешендә узачак киңәшмәдә түбәндәге мәсьәләләр хакында сөйләшәчәк:

1. 2016 елда урманнарны саклау чараларын үтәү, 2017 елга бурычлар. Субъектларның территорияләрендә урманнардагы янгыннарны сүндерү буенча җыелма планнар эшләү.

2. 2016 елда урманнарны яклау чараларын үтәү, 2017 елда корткычларны бетерү чараларын планлаштыру. "Урманнарны зыянлы организмнардан яклауны җайга салуны камилләштерү өлешендә Россия Федерациясе Урман кодексына үзгәрешләр кертү хакында" 30.12.2015 № 455-ФЗ Федераль законны тормышка ашыру.


23
декабрь, 2016 ел
җомга

Урман тармагында эшләүчеләрнең квалификациясен үстерү максатында Лубян урман-техника көллияте базасында "Урманны карау өчен заманча кече маханика техникасы, иминлекле эшләү ысуллары һәм саклагыч кием-салым, бензин коралы мисалында эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү нигезләре" темасына өйрәтү-күрсәтү семинары узды. Чараның оештыручылары буларак Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм "Хускварна" ҖЧҖ катнашты. Дөнья чемпионатларында катнашу буенча урман аударучы спортчыларның РФ Җыелма командасы тренеры Александр Владимирович Гончаров, сортимент технологиясе һәм форвадерлар белән комплекслы эшләү буенча бензин пычкысы белән эшләүдә халыкара белгеч дипломына ия булган Владимир Леонидович Богданов семинарда катнашучыларга бензин коралының үсеш тарихы турында, агачны аударганда, түмәрләрне һәм ботакларны кискәндә бензопычкы белән эшләү техникасы, бензин коралы белән акыллы эш итү нигезләре һәм аның сафтан чыгуына бәйле типик хәлләр турында сөйләделәр. Теориядән соң урманда демонстрацияле рәвештә эшләп күрсәтү гамәлләре оештырылды:

- заманча кул бензокоралы ярдәмендә агач аудару;

- бензопычкылар белән эшләү өчен кием-салымның яклаучы үзенчәлекләрен күрсәтү;

- түбәнге янгынны сүндерү өчен ранец тибындагы кул һаваөрдергеченең эше.

Якынлашып килүче яңа ел һәм рыштуа бәйрәмнәре уңаеннан гражданнарга, шулай ук дәүләти һәм муниципаль вазифаларны, дәүләти һәм муниципаль хезмәт вазифаларын биләүче затларга, шулай ук аерым дәүләти һәм муниципаль оешма хезмәткәрләренә бүләкләр бирүгә һәм алуга карата законнарда билгеләнгән тыюларны саклау кирәклеге турында искәртәбез.

Вазифаи затның бүләк алуы мәнфәгатьләр каршылыгы барлыкка килү өчен шартлар тудыра һәм гамәлдәге Россия Федерациясе законнарында каралган җаваплылыкка тартылуга сәбәп була.

 


22
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Уку елы уртасы. Ләкин инде бүгеннән үк чыгарылыш сыйныфларда укучылар алдында җитди бурыч тора: БДИ тапшырырга һәм үзең өчен белем алу йортын сайларга.

КДАУ доценты Ирек Сөнгатуллин белән "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ урманчылары җитәкчесе Равил Имангулов Әгерҗе районы мәктәпләрендә укучылар белән "Һөнәр сайлау" темасына әңгәмә үткәрде.

Укучыларга берничә юнәлеш тәкъдим ителде, алар арасында урман эше дә бар иде. Очрашуда катнашучылар белем алу шартлары һәм керү имтиханнары турында сөйләштеләр.

 Арча районының Түбән Мәтәскә УГБ мәктәбендә "Кышын кошларны ашатыгыз" темасына чара һәм башлангыч сыйныфларда укучылар арасында иң яхшы җимлек ясаучы буенча традицион конкурс үткәрелде. Үсеп килүче яшь буын белән аралашу барышында кошларның кайчан һәм кайларда кышлавы, аларның терморегуляциясе хакында, аларның нәрсәләр белән туклануы, салкын чорда нинди азыкка мохтаҗ булулары турында сөйләштеләр. Чараның максаты – балаларның кошлар, аларның табигатьтәге роле, канатлы дусларга ярдәм кирәклеге турында белемнәрне тирәнәйтү. Чара ахырында җимлекләр конкурсына йомгак ясадылар, иң актив катнашучыларга дипломнар бирелде.

 


21
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 20 декабрендә Рослесхоз карамагындагы Иҗтимагый совет утырышы кысаларында урман хуҗалыгын интенсификацияләү контекстында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә урманнардан файдалануны хокукый җайга салу мәсьәләсе әһәмиятле темага әверелде.

Авыл хуҗалыгы җирләрендәге урманнар проблемасы беренче карашка гына җиңел кебек күренә. Бүгенге көндә Россиядә урман басып киткән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең мәйданы, төрле бәяләүләр буенча, 30 миллион гектардан алып 70 миллион гектарга кадәр тәшкил итә. 2010 елга карата ташландык сөрүлек җирләренең мәйданы гына да 31,6 миллион гектарга җиткән. Кагыйдә буларак, мондый чирләр чагыштырмача зур уңдырышлы һәм транспорт ягыннан караганда файдалану мөмкинлеге зуррак.

Чирек гасырдан артык файдаланмаганга күрә, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге бу җирләр агач-куаклар белән капланган, күп очракларда аларда тулы урман формалашкан.

"Кайтарып булмаучанлыкның беренче баскычын без инде үттек, ул вакытта әле бу җирләрне авыл хуҗалыгы әйләнешенә кайтарырга була иде, аларны яңадан үзләштерүнең икътисад ягыннан мәгънәсе бар иде. Хәзер, үсеп киткән утыртмаларны исәпкә алып, бу инде икътисади яктан караганда табышлы булмый башлады. Моннан тыш, без кайтарып булмаучанлыкның икенче баскычына якынлашабыз, бу очракта биредә урман хуҗалыгы чаралары ярдәмендә югары продуктлы, максатчан билгеләнештәге утыртмаларны формалаштыру мөһим", – дип үзенең фәнни фикерен белдерде РАН Урман белеме институты директоры Андрей Сирин.

Шунысы мөһим, гамәлдәге законнар буенча, бу җирләрдә урман хуҗалыгын алып бару һәм товар агачын алу законлы түгел, авыл хуҗалыгы җирләренең хуҗалары административ җаваплылыкка тартыла. Нәтиҗәдә бу урманнар законсыз агач кисү объектларына һәм урман янгыннары барлыкка килү куркынычы булган зонага әверелә.

Юридик яктан караганда бу җирләр Авыл хуҗалыгы министрлыгы карамагында. Әлеге территорияләрдә авыл хуҗалыгы алып барылмый, янгын һәм санитария куркынычсызлыгы таләпләре тәэмин ителми. Ә бу җирләрне дәүләт урман фонды составына тапшыру яки авыл хуҗалыгы җирләрендә урман хуҗалыгын алып баруга рөхсәт итү аларда, Кытай һәм АКШтагы плантация урманнары аналогиясе буенча, югары табышлы плантация урманнарын үстерү мөмкинлеген бирер иде.

РАН Урман белеме институты белән WWF тарафыннан үткәрелгән уртак тикшеренүләрдән күренгәнчә, Ярославль өлкәсенең Углич районында авыл хуҗалыгы җирләренең 30%ы диярлек агач-куак үсемлекләре белән тулган, аның 15% артык өлеше – йомык булмаган, инде формалашып җиткән агачлар. Өстәмә рәвештә җирләрнең тагын 10% алып 20%ына кадәрге өлеше урман  белән каплана башлау стадиясендә. Күп еллык тикшеренүләр Ярославль өлкәсенең Углич районындагы кара җирсез үзәк өчен типик булган урман үсү шартлары,  авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы торышы буенча үткәрелде.

РАН Урман белеме институты тарафыннан төбәк дәрәҗәсендә, картография белешмәләрен һәм космостан төшерелгән уртача һәм югары рөхсәтле материалларны анализлау нигезендә, җир өсте нокталары челтәрләрен төзүне һәм җирне ерактан торып зонд белән тикшерүнең мультиспектраль белешмәләренә ике дәрәҗәле классификацияләүне үткәрүне кертеп, урман каплаган авыл хуҗалыгы җирләренең торышын бәяләү методикасы эшләнде.

Юридик мәсьәләләрне хәл итүдә мөмкин булган чишелеш юллары булып авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә урман хуҗалыгын алып баруга рөхсәт итә торган агач белән капланган авыл хуҗалыгы җирләрен РФ субъектларының урманнар белән идарә итү органнары идарәлегенә тапшыру яки РФ Җир кодексына үзгәрешләр кертү тора. Андрей Сирин фикеренчә, бу хосусый урманнар барлыкка килүнең әһәмиятле прецендентын барлыкка китерәчәк, кагыйдәләрне эшләп, аларда урман хуҗалыгын алып баруны җайга салуны таләп итәчәк.

Нәтиҗәдә ясалма рәвештә утыртылган, югары табышлы интенсив урман хуҗалыгын алып бару мөмкинлеген биреп кенә калмыйча, инфраструктура проектларын тормышка ашыру нәтиҗәсендә юкка чыга барган урман җирләрен тулыландыручы, югары продуктлы урманнар барлыкка килер иде. Ләкин авыл хуҗалыгы җирләрендәге урманнар мәсьәләсен хәл итүне бу җирләр өчен җаваплы булган ведомствоның позициясе тоткарлый.

"Рослесхозга җирләрдән файдалануның нәтиҗәлелеге өчен борчылучы гражданнардан мөрәҗәгатьләр килә. Күп җирләрдә, шул исәптән урманнары җитәрлек булмаган һәм катлаулы экологик торышлы төбәкләрдә урманнар үсеп чыга, ләкин алар тиешенчә тәрбияләнми, шул исәптән янгынга каршы чаралар белән тәэмин ителми. Хәзерге вакытта җирдән файдаланучыларның җир кишәрлегеннән сыйфатлы файдалану сыйфатында законлы нигезләрдә урман үстерү хокукы юк. Мондый җирләрдә урманнар үстерү төбәкләрнең гомуми экологик торышына уңай тәссир итәчәк", – ди Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының Урманнардан файдалану һәм аларны үстерү идарәсе башлыгы Михаил Доронин.


20
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 20 декабрендә Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында Рослесхоз карамагындагы Иҗтимагый совет утырышы булды. Утырыш Россия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы Иван Валентик һәм Россиянең Бөтендөнья кыргый табигать фондының табигатьне саклау сәясәте буенча директоры – Рослесхоз карамагындагы Иҗтимагый совет рәисе Евгений Шварц җитәкчелегендә узды.

Иҗтимагый совет утырышында 2016 елда ачык белешмәләрне – урманнардан файдалану, аларны үстерү, яклау буенча белешмәләрне һәм башка төрле мәгълүматларны кертеп, Рослесхозның Ачык булу концепциясен тормышка ашыру һәм, № 455-ФЗ Федераль закон нигезләмәләренә туры китереп, урман патологиясе тикшеренүләре актларын РФ субъектларындагы урманнар белән дәүләти идарә итү органнары интернет сайтларында бастырып чыгару төп темаларга әверелде.

 Шулай ук Россия Федерациясенең 2013-2020 елларга "Урман хуҗалыгын үстерү" дәүләт программасы проекты һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә урман хуҗалыгын интенсификацияләү контекстында урманнардан файдалануны хокукый җайга салу мәсьәләсе турында да сөйләштеләр. 2017 елга Рослесхоз максатларының һәм бурычларының халыкка ачык декларациясе проекты һәм 2015 һәм 2016 елларда  Рослесхоз максатларының һәм бурычларының халыкка ачык декларациясен тормышка ашыру аерым темага әверелде.

Су саклау зоналарында һәм Байкал табигый территориясенең үзәк экология зонасында тоташ кисүләргә рөхсәт бирә торган "Байкал күлен саклау турында" Федераль законга һәм урман мөнәсәбәтләрен җайга салуны камилләштерү өлешендә Россия Федерациясе Урман кодексына үзгәрешләр кертү хакында"гы федераль закон проекты көн тәртибендәге әһәмиятле пункт булды.

"Иҗтимагый совет эшенә килгәндә, мин аны иң актив иҗтимагый советларның берсе дип саныйм. Тулаем алганда, без башка ведомстволар тәҗрибәсенә анализ ясадык – күпчелек ведомстволарда утырышлар тынычрак үтә, фикер алышуларда үткенлек азрак. Бу параметрларда тукталырга, темпларны киметмәскә кирәк дип саныйм мин, чөнки илебез урманнары темасы, тармак проблематикасы, бүген күп нәрсә эшләнүгә һәм эшләнгән булуга карамастан, бер генә дә гадәти шартларда түгел.

Иҗтимагый совет киңәшләрен исәпкә алуны күздә тотканда, 90 тәкъдимнең 50се исәпкә алынды. Бу яхшы күрсәткеч дип саныйм мин, чөнки алар исәпкә алынып кына калмады, ә Россия Федерациясе законнарындагы үзгәрешләрдә дә чагылдырылды", – дип билгеләде Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик. 


19
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

"Яшел Россия" хәрәкәтендә катнашучылар тугыз төп экология чарасы буенча елга йомгак ясадылар. Мәскәүдә ведомстволарны бүләкләделәр.  "Җиңү урманы" экологик-патриотик проектлар конкурсында Россия Федерациясенең 85 субъекты катнашты.  Нурлат балалар экология берләшмәсе, "Яшел Россия" экологик хәрәкәте җитәкчесе К.Ю. Курченкова сүзләренә караганда, иң бай материал тапшырган.  Т.И. Чибидина утыртмаларның схемасын, үсентеләр багышлап утыртылган ветераннарның исемлеген, Бөек Ватан сугышы ветераннары фотоларын, аларның биография мәгълүматларын җибәргән. Урман хуҗалыгы ярдәме белән исемле табличкалар ясаганнар.    Альбомда агач утырту һәм үсентеләрне карау эшләре белән шөгыльләнгән һәм язгы-җәйге чорда эзләнү эшләрен үткәргән баларның фотолары урнаштырылган. Икенче альбом – ул Нурлатта һәр параллельдә 9 майга бәйрәм чараларын, үлемсез полк акциясен үткәрү турында сценарий. Мәскәүгә тантаналы бүләкләү чарасына бару Нурлат урман хуҗалыгының (җитәкчесе – Р.М. Галиев) шефлык ярдәме һәм "Макойл" нефть оешмасы (җитәкчесе – Д.А. Ишкинеев) теләктәшлеге белән мөмкин булган.     Проектта катнашкан һәркемгә рәхмәтебезне җиткерәбез һәм якынлашып килүче 2017 ел белән котлыйбыз. Экология елын иң абруйлы бүләктән башлау – күңелле вакыйга һәм шул ук вакытта бурычларны да арттыра.


16
декабрь, 2016 ел
җомга

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы Йошкар-Ола шәһәрендә "Хәзерге икътисад шартларында Россия Федерациясенең урман законнары" темасына семинар үткәрәчәк, анда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре катнашачак. Семинарда түбәндәгеләр хакында сөйләшергә планлаштыралар: урман фонды җирләрендә Россия Федерациясенең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итү, суд тәҗрибәсе, хокукый җайга салуны контрольдә тоту, Урал федераль округында урманнар белән дәүләти идарә системасы эшчәнлеген оештыруның хокукый аспектлары. Шулай ук федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча суд тәҗрибәсе һәм урман кишәрлекләре арендаторлары белән хезмәттәшлек, үзагачны кабул итү һәм төяп җибәрү пунктларының эшчәнлеге, урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә хокук бозулар өчен административ җаваплылыкка тарту тәҗрибәсе һәм бу өлкәдәге проблемалар турында, шулай ук урман кишәрлекләренең аренда шартнамәләре буенча алынмаган түләүләрне түләттерү тәртибе хакында сөйләшәчәкләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International