ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2016 ел
җомга

"Буа урманчылыгы" ДКУ белән "Буа урман хуҗалыгы" ДБУ "2016 ел өчен урманчылык белән урман хуҗалыгының эшенә йомгак ясау"; "Коррупциягә каршы көрәш турында" 25.11.2008 № 273-ФЗ Федераль законның максатлары, төп принциплары, бурычлары; 28.12.2013 № 415-ФЗ һәм 29.12.2014 № 455-ФЗ Федераль законнарын тормышка ашыру темасына уртак җыелыш үткәрделәр. "Буа урманчылыгы" ДКУ җитәкчесе-урманчысы И.И. Гатауллин, "Буа урман хуҗалыгы" ДБУ директоры С.В. Кириллов, җитәкче-урманчы урынбасары М.М. Гафаровлар докладлар белән чыгыш ясады. Урманны саклау һәм яклау инженеры М.И. Егоров коррупцияне кисәтү буенча төп чаралар турында сөйләде. Моннан тыш, урман хуҗалыгыннан файдалану инженеры урманнарны саклау, яклау һәм үрчетү эшләрен үткәрүгә карата 2017 ел бурычларын атады.


15
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Нияз Таҗмиев ТЯГ телеканалында Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча идарәсе теләктәшлегендә "Трибуна Нового Века" программасында катнашты.

Программа барышында Нияз Таҗмиев билгеләп үткәнчә, урманнардан законсыз файдалануның төп проблемасы шунда ки: барлык урман кишәрлекләре дә  ызанлап алынмаган. 2016 елның 01 декабренә карата урман фонды җирләрендә 1235,4 мең гектар мәйданда Россия Федерациясенең милекчелек хокукы теркәлде, бу барлык урман фонды мәйданының (1236,4 мең гектар) 99%ын тәшкил итә. Кадастр исәбенә алу органнары тарафыннан әлеге кишәрлекләр элек исәпкә алынган җир кишәрлекләре буларак (шартлы кадастр номеры булган) кадастр исәбенә алынды.

Урман кишәрлекләренең чикләре 1764 урман кишәрлегенә карата 173 мең гектарда (республиканың урман фонды мәйданының 14%ы) тәгаенләнде. Дәүләт контрактларын үтәү кысаларында Нурлат, Саба, Аксубай, Әгерҗе һәм Азнакай урманчылыклары чикләрендә 126,6 мең гектар мәйданда 768 урман кишәрлеге дәүләт кадастр исәбенә алынды. Хәзерге вакытта "Рослесинфорг" ФДУП Казан филиалы тарафыннан Әгерҗе, Азнакай һәм Аксубай урманчылыклары чикләрендә кадастр эшләре дәвам итә.

2014-2015 елларда "Рослесинфорг" ФДБУ филиалы булган "Мослеспроект" тарафыннан Яшел Үзән, Шәһәр яны һәм Бөгелмә урманчылыклары чикләрендә гомуми 76158 гектар мәйданда кадастр исәбенә алу өчен җир кишәрлекләре турында белешмәләрне үз эченә алучы документларны әзерләү эшләрен башкару буенча 2,974 мең гектар мәйданда 103 урман кишәрлеге кадастр исәбенә алынды. Хәзерге вакытта бу эшләр дәвам итә.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гражданнарның урманнардан ирекле файдалана алуын чикләү өлешендә хокук бозуларны чикләү эшләре алып барыла. 2016 елда дәүләт урман инспекторлары тарафыннан гражданнарның урманнарда ирекле йөрүен коймалар, шлагбаумнар, ясалма киртәләр ясау юлы белән чикләү буенча 70 очрак ачыкланды. Коймаларны һәм киртәләрне сүтү юлы белән, Урман хуҗалыгы министрлыгының урман законнарын бозуларны бетерү турындагы 25 шикаяте суд органнары тарафыннан канәгатьләндерелде.

 

2016 елның 12 декабрендә Россия ТАСС мәгълүмат агентлыгында Россия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентикның матбугат конференциясе булып узды. Кырымның урман тармагына кагыла торган мәсьәлә журналистларда аеруча зур кызыксыну уятты. Рослесхоз җитәкчесе Республиканың табигатендәге һәм урман хуҗалыгындагы үзенчәлекләргә игътибар юнәлтте, кайбер мисалларга җентекләбрәк тукталды.

Бүгенге көндә Россия Федерациясенең барлык субъектларында да урман хуҗалыгы өлкәсендәге федераль законнар гамәлдә. Ләкин шундый хәл барлыкка килде: Кырым Россия тарафыннан кабул ителгәннән соң Республикада хәзерге вакытта урман хуҗалыгы өлкәсендә төбәк законнары гамәлдә. Бу, үз чиратында, урман тармагын хокукый җайга салуда күпчелек процессларны катлауландыра. 

Кырым урманчылары өчен барлыкка килгән төп проблемаларның берсе – урманнардагы төп урман токымнары булган кырым нараты яки Паллас нараты (лат. Pinus nigra subsp. pallasiana) Россия Федерациясенең Кызыл Китабына кертелгән. Димәк, бу токымнарда теләсә нинди кисү эшләре тулысынча тыела дигән сүз. Шул ук вакытта Кырым наратына, башка агачлар белән беррәттән, зыянлы организмнар тарафыннан зыян салынырга мөмкин, даими коры һава торышы аркасында чәчәклекләр корый. Интенсив антропоген басымга тапкырланган әлеге факторлар урманнардагы табигый янгын куркынычы классының сизелерлек артуына китерә. 

Урманнарда янгыннарны кисәтү өчен урман хуҗалыгы буенча тулы комплекслы чаралар үткәрелә, мәсәлән: тәрбия кисүләре, чүп-чардан арындыру, санитар кисүләр һәм агачлыкларда янгын куркынычын киметүгә юнәлдерелгән башка төрле чаралар. Барлыкка килгән вәзгыятьтә бу гамәлләрнең берсен дә эшләп булмый.

"Бүгенге көндә Кырым Республикасы – урман мәйданнары зур булган Россия төбәге. Билгеләп үтәм: бу тау урманнары, 300 мең гектарга якын. Кыйммәтле урман үсемлекләренең төрләре бик күп, Кызыл Китапка кертелгәннәре дә юк түгел. Шул ук Кырым нараты (Паллас нараты) – бик катлаулы проблема, чөнки, Кызыл Китапка кертелгәнгә күрә, бу төр агачларны кисеп булмый. Югыйсә ул да кибә, һәлак була һәм янгын куркынычын киметү өчен агачларның бер өлешен кисәргә кирәк", – дип хәбәр итте Россия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик.

Узган елда ярымутрауда берничә урман янгыны теркәлде, алар кеше эшчәнлеге белән бәйле. Рекреация басымы үскән мәлдә төбәк урманнары махсус саклау һәм игътибар предметына әверелергә тиеш. 

Урманнарны төбәк милегеннән федераль милеккә күчерү урманнарда алып барылган төзелеш мөмкинлекләрен кисәк киметәчәк, чөнки дәүләт урман фонды территорияләрендә капиталь төзелеш эшләре тыела.

"Минем уйлавымча, урманнарны Кырым Республикасының республика милегеннән федераль милеккә – урман фонды җирләренә тапшыру системалы чишелеш булыр иде. Кырым Республикасы әлегә мондый карарга килмәде. Бу гамәл андагы вәзгыятьнең контрольдә булуын дәвам иттерүгә карата безнең йогынты итә алу мөмкинлеген көчәйтә алыр иде дип саныйм. Быел Кырым Республикасы белән без авиаурман сагының уздырулы маневр көчләре турында килешүләр төзедек. Урманнарны саклау һәм яклау буенча вәкаләтләрне безгә тапшырган очракта, без Кырымдагы хезмәттәшләребез белән бергәләшеп Кырым урманнарын саклау һәм арттыру турында яхшырак кайгырта алыр идек, дип уйлыйм", – дип тәмамлады Россия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик.


14
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Алмас Нәзиров Татарстан делегациясе составында Төркия Республикасында сәфәрдә. Визит кысаларында Төркия Республикасының икътисад министры Нихот Зейбекджи һәм бизнес вәкилләре катнашында Төркия-Татарстанның эш форумы узачак.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында ведомство һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең хезмәткәрләре өчен коррупциягә каршы көрәш буенча лекция укылды. Чарада Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ә.Н. Бәдертдинов катнашты. Урман хуҗалыгы белгечләренә коррупциячел хокук бозулар турында видеоролик күрсәтелде, аннан соң докладлар тыңланды.

Дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре буенча сектор җитәкчесе Г.А. Шәмсетдинова коррупцияне кисәтү буенча төп чаралар, хезмәт тәртибенә карата чикләмәләр, тыюлар, таләпләр һәм дәүләт гражданлык хезмәтен үтүгә бәйле коррупциячел хокук бозуларны кисәтү турында сөйләде, шулай ук урман тармагына караган берничә төп мәсьәләгә ныклабрак тукталды. Юридик бүлек башлыгы М.В. Зайцева, дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Н.М. Таҗмиев, урман фондын саклау һәм яклау секторы җитәкчесе Н.М. Мирсияпов үзләренең чыгышларында вазифаи бурычларны үтәгәндә коррупциячел күренешләрне юкка чыгару мәсьәләләренә тукталдылар.

Тулаем алганда, лекция барышында 2008 елның 25 декабрендәге № 273-ФЗ Федераль законның максатлары, төп принциплары, бурычлары ачылды. Бу сөйләшү билгеле бер мисаллар, аналитик нәтиҗәләр һәм аңлатмалар белән баетылган тере, кызыклы әңгәмә булды.

Чарага түбәндәгеләр чакырылган иде:

- Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет рәисе урынбасары И.Н. Зарипов;

- Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментының урманнарда федераль дәүләт урман күзәтчелеге, федераль дәүләт янгын күзәтчелеге һәм гражданлык оборонасы бүлеге башлыгы урынбасары Д.И. Зарипов;

- "Рослесинфорг" ФДБУ Казан филиалы директоры А.Я. Йосыпов. 


13
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елда Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре арасында спартакиада кысаларында 10 декабрь көнне баскетбол ярышлары узды. Уеннар Баскет Холл спорт комплексында булды. Министрлык командасының көндәшләре буларак Татарстан Республикасы Президенты Аппараты һәм Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы командалары уйнады. Бу ярышларда Министрлык командасы исеменнән министр ярдәмчесе Раил Гомәров, мөлкәт белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәт сагы бүлеге башлыгы Нияз Имамиев, аренда мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Тимур Галиев, саклау һәм яклау секторы җитәкчесе Наил Мирсияпов, аренда мөнәсәбәтләре бүлегенең әйдәүче белгече Рамил Илдарханов, мөлкәт белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәт сагы бүлегенең әйдәүче консультанты Рамил Нурмөхәммәтов, биотөрлелек бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече Риант Габидуллин уйнады.

2016 елның 14 декабрендә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чара булачак, анда аеруча әһәмиятле мәсьәләләр карап тикшереләчәк: дәүләт гражданлык хезмәтендәге тыюлар, шул исәптән бүләкләр алу, түләнә торган башка төрле эшчәнлек башкару, мәнфәгатьләр каршылыгыннан качу. Шулай ук чарада 2013 елның 28 декабрендәге № 415-ФЗ һәм 2014 елның 29 декабрендәге № 455-ФЗ Федераль законнарының үтәлеше дә каралачак.

 

Яңа ел чыршылары өчен ылыслы токым агачларын законсыз кисүдә гаепле дип танылган гражданнар, вазифаи затлар һәм юридик затлар урман хуҗалыгына салынган зыянны капларга һәм 2001 елның 30 декабрендәге № 195-ФЗ – Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексының 8.28 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартылырга тиеш.

1 бүлек нигезендә (Агачларны, куакларны яки лианаларны законсыз кисү, аларга зыян салу яки казып алу) түбәндәгечә административ штрафлар салу каралган:

          - гражданнарга: 3,0 мең сумнан 4,0 мең сумга кадәр;

          - вазифаи затларга: 20,0 мең сумнан 40,0 мең сумга кадәр;

          - юридик затларга 200,0 мең сумнан 300,0 мең сумга кадәр.

2 бүлек нигезендә (Механизмнардан, автотранспорт чараларыннан, үзйөрешле машиналардан һәм башка төрле техникалардан файдаланып кылынган шул ук гамәлләр, әгәр дә бу гамәлләрдә җинаять җәзасына тарту гамәлләре каралмаса) түбәндәгечә административ штрафлар салына:

          - гражданнарга: 4,0 мең сумнан 5,0 мең сумга кадәр;

          - вазифаи затларга: 40,0 мең сумнан 50,0 мең сумга кадәр;

          - юридик затларга 300,0 мең сумнан 500,0 мең сумга кадәр.

3 бүлек нигезендә (Белә торып законсыз әзерләнгән агачны сатып алу, саклау, бер урыннан икенче урынга ташу яки сату, әгәр дә бу гамәлләрдә җинаять җәзасына тарту гамәлләре каралмаса) түбәндәгечә административ штрафлар салына:

          - гражданнарга 5,0 мең сум;

          - вазифаи затларга 50,0 мең сум;

          - юридик затларга 400,0 мең сумнан 700,0 мең сумга кадәр.

Административ штраф салынудан кала законсыз киселгән агач Росимущество аша сату, аукционда сату өчен тартып алына (конфискацияләнә).


12
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре чорында ылыслы яшь агачларны саклау һәм аларны законсыз кисү очракларын кисәтү буенча кирәкле чараларны үтәү максатларында, 1 декабрьдән башлап, урман хуҗалыгы белгечләре тарафыннан урманны саклау һәм аңа карата сакчыл караш, яңа ел бәйрәмнәрендә ылыслы яшь агачларны һәлак итүгә юл куймау, шулай ук законсыз агач кисүгә һәм урман үсемлекләренә зыян салуга карата законнарда билгеләнгән җаваплылык чаралары буенча аңлату эшләре алып барылачак.

2016 елның 20 декабреннән 31 декабренә кадәр булган чорда урман тармагында эшләүчеләр ылыслы үсентеләр күп үсә торган урман кишәрлекләрендә патрульлек эшләрен арттырачак. Урман законнарын бозу очраклары ачыкланганда урманчылар эш кузгату һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү буенча оператив чаралар күрәчәк. Урман хуҗалыгына 5 мең сумлык яки аннан да күбрәк суммадагы зыян салынган очракта материалларны җинаять эшләрен кузгату өчен тикшерү органнарына юллаячаклар.

Сәламәтлек көне кысаларында 2016 елның 10 декабрендә "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ учрежденисендә Лубян-Кызыл Алан командалары катнашында хоккей уены булды. 11:4 исәбе белән Лубян командасы җиңү яулады. Җиңүчеләрне тәбрик итәбез!

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International