ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 10 декабрендә Лубян авылында кышкы чорны ачып җибәрүгә багышланган "Сәламәтлек көне!" чарасы булып узды. Анда Лубян көллияте студентлары һәм Лубян урта мәктәбе укучылары актив катнашты. Чара Лубян авыл җирлеге башлыгы Р.Ф. Фәхрәзиев, Лубян мәчете, "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ, мәктәп, "Атлант" яшьләр клубы ярдәмендә оештырылды. Бу чын мәгънәсендә спорт, тынычлык, дуслык һәм шәф кәеф бәйрәме булды. Көллият студентлары концерт программасы белән чыгыш ясады, ә чарага килгән кунаклар – Кукмараның "Олимп" боз сараенда тәрбияләнүчеләр бозда матур номерлар ясап күрсәттеләр. Катнашучыларның барысына да кыйммәтле призлар тапшырылды. Ә тамашачылар сәламәт яшәү рәвеше белән дәртләнде.


9
декабрь, 2016 ел
җомга

"Кичке Таң" дәүләт табигый тыюлыгы башлыгы, Татарстан Республикасының атказанган экологы Әһли Гаскәр улы Фәйзуллин "Эколидер" һәм "Кеше һәм табигать" республика конкурсында "Гражданнар" номинациясендә призер булды.Өченчедәрәҗәледипломбеләнсертификатны 2016 елның 8 декабрендәҗиңүчеләрнебүләкләүтантанасындаИделтөбәкаратабигатьнесаклаупрокурорыВениаминСелифановтапшырды.

Билгеләпүтәбез, Ә.Г. ФәйзуллинТатарстанРеспубликасыУрманхуҗалыгыминистрлыгының "Уылдык чәчү-2016" операциясенүткәрүдәгеүзгәлегеөчен" дипломыбеләнбүләкләнде.

"Мәгариф оешмалары" номинациясендә икенче дәрәҗәле диплом "Кичке таң УГБМ" МБМУ директоры Зиннәтова Нәзилә Мөхәммәтнур кызына тапшырылды.

 

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет утырышында шәһәрләрдә (Казан, Яшел Үзән, Түбән Кама) яшел зона урманнарының торышы каралды. Утырыш  Е.А. Гуськов җитәкчелегендә узды. Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Шәһәр яны урманчылыклары урманчылары – җитәкчеләре хисаплар белән чыгыш ясадылар.

Бу көннәрдә әйләнә-тирәлекне саклау, җәмәгатьчелек игътибарын экология иминлеге мәсьәләләренә җәлеп итү, предприятиеләрнең табигатьне саклау эшчәнлеген бүләкләү максатында Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан үткәрелгән “ЭКОлидер” һәм “Кеше һәм табигать” конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләделәр. “Предприятиеләр һәм оешмалар” төркемендә “Урман һәм агач эшкәртү сәнәгате” номинациясендә “Нурлат урман хуҗалыгы” ДБУ 1 урын бирелде. Җиңүчене Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча комитет рәисе Таһир Һадиев бүләкләде. “Арча урман хуҗалыгы” ДКУ 2 урынга лаек булды.

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында Кукмара РМЙ бинасында “Лубян урман-техника көллияте” ДБҺББУ белән “Кукмара аграр көллияте” ДАҺББУ укучылары арасында “Яшьләр коррупциягә каршы” темасына ШТК (КВН) узды. Үзләренең эчтәлекле, иҗади чыгышлары белән командалар яшьләрнең коррупциягә карата мөнәсәбәтен күрсәттеләр, үз яшьтәшләрен җәмгыятьтәге әлеге тискәре күренешкә каршы көрәшергә чакырдылар. “Лубян урман-техника көллияте” ДБҺББУ командасы 1 балл аерма белән 2 урынга калды. Ике командага да дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.


8
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Кошлар язмышы күп очракта кешенең яхшы мөгамәләсенә һәм изгелегенә бәйле. Шундый мәкаль дә бар: "Ач хәлен тук аңламас", шуңа күрә дә канатлы дусларыбыз кеше ярдәменә мохтаҗ. Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының Кызыл Бор УГБ мәктәбенең мәктәп урманчылыгында кул астындагы материаллардан җимлекләр әзерләү буенча мастер-класс үткәрелде. Укучылар кишәрлек урманчылыгы белгечләре И.Р. Мөдәррисов, В.Н. Коробейников белән берлектә 11 җимлек эшләделәр, аларны балалар мәктәп янындагы агачларга элеп чыктылар. Һәр җимлеккә кошлар өчен азык салынды.

"Эколидер" һәм "Кеше һәм табигать" конкурсларында җиңүчеләрне "Пирамида" күңел ачу үзгендә Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашында котлыйлар. Конкурслар Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан әйләнә-тирәлекне саклау, җәмәгатьчелекне экология куркынычсызлыгы проблемаларына җәлеп итү, предприятиеләрнең табигатьне саклау эшчәнлеген бүләкләү максатында үткәрелде.

"Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ булган эшлекле визиты кысаларында ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов Татарстан Республикасында "Ландшафт лизайны" вәкаләте буенча узачак "Яшь профессионаллар" World Skills Russia ачык төбәк чемпионатына әзерлек буенча сынау эшләре алып барылган кабинетны карады. Ярышлар 2017 елның 1-3 февралендә Казан шәһәрендә узачак.  Махсус җиһазландырылган бүлмәдә студентлар сызым буенча таш, агач һәм кирпеч өемен түшәгәннәр (чәчәклек). "Ландшафт дизайны" юнәлеше буенча чемпионатта Лубян көллиятендә укучылар быел өченче ел рәттән катнаша. Быел катнашу өчен 4 команда сайлап алынган.  Гамәли өлештә студентларга көллиятнең хуҗалык өлеше буенча директор урынбасары Наил Вакыйф улы Сираҗетдинов һәм Наталья Михаловна Сираҗетдиновалар белем бирә. Бу елда алар тарафыннан ике җиңүче командасы әзерләнде, илкүләм чемпионатта студентлар 2 һәм 3 урыннарга лаек булдылар.  


7
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Алар арасында – Бурят Республикасы, Красноярск һәм Байкал арты крайлары, Иркутск һәм Амур өлкәләре.

Россиянең табигать министры Сергей Донской, 2016 елда урманнарда янгын куркынычы янаган чор нәтиҗәләре һәм 2017 ел бурычлары турында төбәк хакимиятләре белән селектор киңәшмәсен ачып, әнә шундый мәгълүматлар китерде.

Киңәшмә 2016 елның 6 декабрендә РФ Хөкүмәтендә узды.

"Тулаем алганда 2016 елда урманнарда янгын куркынычы янаган чор, 2015 ел белән чагыштырганда, янгын чыгу вәзгыятенең яхшыруы белән сыйфатланса да, урманнардагы янгыннарны кисәтү һәм сүндерү чараларының нәтиҗәләренә ясалган анализ күпчелек төбәкләрдә тулы чараларның күрелмәгәнлеген искәртә, – дип ассызыклады Министр. – Моның сәбәпләре Бурят Республикасында, Байкал арты краенда һәм Иркутск өлкәсендәге гадәттән тыш хәлләрне бетерү комиссияләренең эше канәгатьләндерерлек булмауга, бу төбәкләрдә, Амур өлкәсендә ведомствоара хезмәттәшлекне оештыруның эшләнеп бетмәгәнлегенә бәйле". С.Донской билгеләп узганча, мондый дискоординацияләү аркасында ялкынның урман фонды җирләренә күченүе буенча күп кенә афәт очраклары барлыкка килгән.

"Чит-ятларның хаталарын исәпкә ала белмибез икән, үзебезнекеләрен булса да күз уңында тотарбыз дип ышанам", – диде Министр, 2017 елдагы янгын куркынычы янаган чорга әзерлек буенча РФ субъектлары башлыкларына мөрәҗәгать итеп.

2016 елның янгын чыгу куркынычы янаган чорында РФ территориясендәге урманнарның 2 465,6 мең гектарында барлыгы 11 025 янгын очрагы теркәлгән. Рослесхоз бәяләмәләренә караганда, бу күрсәткечләр параметрлары буенча алдагы елга караганда яхшырак: уртача биш еллык күрсәткечтән 1,5 мәртәбә түбәнрәк һәм ут ялмап үткән мәйданнар буенча туры киләләр.

Махсус сакланучы табигый территорияләрдә уңай тенденцияләр күзәтелә. РФ табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары – Рослесхоз җитәкчесе Иван Валентик билгеләп узганча, Россиянең Табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан күрелгән оештыру һәм финанс чаралары ярдәмендә МСТТ җирләрендә ялкын чыккан урыннарның мәйданы 2016 елда ике мәртәбәгә кимегән.

Тулаем алганда исә, И.Валентик сүзләреннән аңлашылганча, бюджеттагы чикләмәләргә карамастан, 2016 елда РФ субъектларына урман хуҗалыгы өлкәсендәге вәкаләтләрне тормышка ашыру өчен 20 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү эшләренә бәйле чараларга карата гомуми федераль финанслау күләме сакланган. Шул ук вакытта урманнарны янгыннардан саклау лимитлары, ә бу – 4,1 миллиард сум, янгын куркынычы янаган чор башланганчы ук төбәкләргә күчерелгән. Тагын 648,7 миллион сум Рослесхозның бүленеп бетмәгән резервынннан алынып, чор барышында өстәмә бирелгән.

Тагын шунысы да әһәмиятле, 2016 елда Рослесхоз белән Себер һәм Ерак Көнчыгыш федераль округлары субъектлары арасында урманнарны янгыннардан саклау өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешү төзелгән. 2017 елда мондый штаблар барлык федераль округларда да гамәлдә булачак.

Моннан тыш, урманнарны янгынга каршы кору буенча эш системалы рәвештә оештырылган: 3874,1 чакрым урман юлы төзелгән, 6116 чакрымы – үзгәртеп корылган.

"Бу елда урман янгыннарыннан килә торган зыян 3,8 мәртәбә киметелде, беренчел мәгълүматларга караганда, 15 миллиард сум тәшкил итте. Бу чорда урман янгыннары проблемасына карата уртак игътибар арту аркасында да без янгын вәзгыяте белән лаеклы көрәштек. Йөкләмәләр Россия Федерациясе Президенты дәрәҗәсендә дә, РФ Хөкүмәтенең ике вице-премьеры дәрәҗәсендә дә бирелде", – дип йомгак ясады И.Валентик.


6
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

6 декабрьдән башлап 16 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы урман фонды территориясендә урман корылышына һәм эчке җиткерү чылбырына карата 2 нче контрольлек аудиты уздырылачак. Аудитның максаты Республика урманчылыклары һәм тулаем алганда Министрлык тарафыннан гамәлгә ашырыла торган урман корылышының һәм эчке җиткерүләр чылбырының Россиянең илкүләм ирекле урман сертификациясе стандарты таләпләренә FSC схемасы буенча җавап бирүен раслаудан, шулай ук Урман хуҗалыкларының җитештерү эшчәнлегенең җиткерүләр чылбырының "җитештерүдән кулланучыга" мульти-сайт стандартларына туры килүен раслаудан гыйбарәт.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International