ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2014 ел
дүшәмбе

Дәүләти урман политикасының мөһим бер өлеше булып урман төзекләндерү тора, ул Татарстан территориясендәге урманнарның торышын өйрәнү һәм исәпкә алу өчен кирәк. Республикабызда соңгы урман төзекләндерү 2000-2005 елларда уздырылган иде. Быел ул 15 урманчылык дәүләти казна оешмасында 509 мең гектар мәйданда үткәрелә. Аның өчен Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе бюджетларыннан 77 млн сум бүлеп бирелә.

Урман төзекләндерүнең кирәклеге урманнарны үзләштерү буенча аерым проектларның срогы чыгуга һәм “Кастамону Энтегре Вуд Индастри“ Төркия компаниясе тарафыннан МДФ, ОСБ һәм ДСП плитәләре җитештерү буенча “Алабуга” махсус экономика зонасында төзелә торган агач эшкәртү заводы (эре инвестиция проекты) эшли башлауга бәйле.


10
август, 2014 ел
якшәмбе

Республикада урман тармагының урта звено кадрларын әзерләүче төп уку йорты булган Лубян урман-техник колледжын (урман хуҗалыгы техникумын) төрле елларда тәмамлаучыларның быелгы очрашуына Татарстанның һәм Идел буеның барлык урманчылыкларыннан җыелдылар. Тантаналы митингта аларны ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин һәм колледж директоры Мулланур Гобәйдуллин тәбрикләде.

Урман хуҗалыгы техникумының 93 ел эшләү дәверендә анда 9 меңнән артык урман белгече әзерләп чыгарылган.


9
август, 2014 ел
шимбә

Узган уку елы Лубян урман-техник колледжы өчен уңышлы булды: ул “Россия Федерациясенең иң яхшы колледжлары” милли конкурсы лауреаты булды, аның студентлары бөтенроссия яисә региональ һөнәри һәм спорт ярышларында призлар һәм лауреат дәрәҗәләре яуладылар.

2012 елда Лубян урман хуҗалыгы техникумы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагына күчкәннән соң аның матди-техник базасы шактый яхшырды, студентлар урман кисү буенча практик күнекмәләрне заманча техникада – харвестер һәм форвардерда, ә агач әзерләү күнекмәләрен агач эшкәртү цехында алалар.

ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин колледж коллективына 20 компьютер бүләк итте. Аннары студентлар ашханәсе төзелеше белән танышты.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының бер төркем яшь белгечләре, яңадан абитуриент булып, Мари дәүләт политехник университетына керү экзаменнары тапшыра. Конкурсны уңышлы үткән очракта алар “Табигый ресурслар белән дәүләт идарәсе” программасы буенча икенче югары белем алачаклар.

ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев тармак оешмалары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Көн тәртибендә – республиканың урман хуҗалыкларыннан “Кастамону Интейгред Вуд Индастри” заводы мәйданнарына агач әзерләп ташу иде.

Урманчылык җитәкчеләре һәм “Урман” дәүләти бюджет оешмалары директорлары министрга үз оешмаларында агач әзерләүнең һәм аны Урман транспорт компаниясе сортиментовозлары белән ташу турында сөйләделәр.


8
август, 2014 ел
җомга

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында тармак оешмалары белгечләренең бердәм тармак-ара электрон документлар әйләнеше системасында эшләү буенча семинар-киңәшмәсе булып узды. Министрлыкның оештыру бүлеге башлыгы Наилә Лонкина ТР Министрлар Кабинетының Документлар алып бару идарәсенең эшләр башкару бүлеге башлыгы Наталья Лебедева белән таныштырды. Семинарда документлар белән эшләгәндә барлыкка килә торган мәсьәләләр, документларны эш башкаруның гамәлдәге нормаларына туры китерү, оештыру-күрсәтмә документларын бердәм тармак-ара электрон документлар әйләнеше системасында исәпкә алу, теркәү һәм тарату мәсьәләләре каралды.

Лубян урман-техник колледжын төрле елларда тәмамлаучыларның традицион очрашуы 9 августта 10.00 сәгатьтә үткәрелә.


7
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Студент отрядларының республика үзәге урманнарны төзекләндерү отрядларын оештыру белән генә түгел, яшьләр һәм мәктәп балалары арасында һөнәр сайлау һәм хезмәт тәрбиясе белән дә шөгыльләнә. Хезмәт һәм ял лагерының беренче чатырлары Шәһәр яны урманчылыгында корылды. “Урман сакчылары” лагерының бу нәүбәтендә урманнарга һәм урман питомникларына хуҗалык ярдәме, спорт ярышлары, ял кичәләре каралган. Беренче отрядка мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр, урман экологиясе һәм тормышы белән кызыксынучы башка мәктәп укучылары кертелде.

“Урман сакчылары” белән ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев та очрашып сөйләште.

Проектта Татарстан Республикасыннан партнерлар булып Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тора.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында тармак оешмалары җитәкчеләре һәм урманнардан файдалану бүлеге белгечләре катнашында узган эш киңәшмәсендә Арча, Буа, Ары, Мамадыш, Норлат, Идел буе, Тәтеш һәм Чирмешән урманчылыклары территориясендә урман төзекләндерү эшләрен үткәрү тикшерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International