ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2014 ел
шимбә

Быел бу акция рекордлы булды! Алдан-ала белешмәләр буенча, республика шәһәрләрендә һәм торак пунктларында агач утыртуда 700 меңнән артык кеше катнашкан, 400 гектардан артык мәйданда 3.5 миллионнан артык нарат, чыршы, каен үсентесе утыртылган. Барлык утырту материалы “Урман” идарәсе питомникларында һәм Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә үстерелгән.

Татарстанда агач утырту акциясе май уртасына кадәр бара, һәм аңа, әлбәттә, республиканың тагы да бик күп халкы кушылыр.


25
апрель, 2014 ел
җомга

Әгерҗе шәһәре һәм урманчылыгының хезмәт коллективлары, хезмәткәрләре һәм укучылары “Агач утырту көне” бөтенроссия акциясен башлап җибәрделәр. Туган шәһәрне яшелләндерү эшенә 42 оешмадан 130дан артык кеше актив кушылды. Урманчылык хезмәткәрләре Гражданнар сугышында катнашучылар истәлегенә кырык биш чыршыдан торган аллея утырттылар. Әгерҗе шәһәре һәм районы өчен кирәкле утырту материаллары исә Әгерҗе урманчылыгы тарафыннан казып алынып, утырту урыннарына китерелде.

26 апрельдә акция дәвам итәчәк, яңа агачлар белән авыллар бизәләчәк, урман фонды тулыландырылачак.

Урманчылыклар Агач утырту көненә 1 миллионнан артык нарат, чыршы, каен үсентесе әзерләделәр, арада урман питомникларында, Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә үстерелгән ябык тамыр системалы үсентеләр дә бар.

Алдан-ала белешмәләр буенча, агач утыртуда катнашырга 400 меңнән артык кеше – республика җитәкчеләре, ТР Президент Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, министрлыкларда, дәүләт оешмаларында һәм тармакларында эшләүчеләр, вуз укытучылары һәм студентлары теләк белдергән.


24
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанның барлык муниципаль районнарындагы урман фондында урманлыклар, шәһәр һәм торак пунктларда яңа парклар, скверлар булдырылачак – нарат, чыршы, каен үсентеләре утыртылачак. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 26.03.2014 № 558‑р күрсәтмәсе нигезендә бу чараны оештыручы булып Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы тора.

Акциядә катнашырга теләүче казанлылар өчен шундый кишәрлекләр билгеләнгән:

– Дәрвишләр бистәсендәге Каенлык (схемасы фотода күрсәтелгән);

– Кадыш бистәсе янындагы кишәрлек (җыелу урыны – “Форт-Римэкс” Автоягулык ст.);

– Матюшино бистәсенең урман фонды (җыелу урыны – Казан-О.Матюшино-О.Кавал-Мирный б. юл чаты)

Акция 10.00 сәгатьтә башлана. Агач утыртырга һәм республиканы яшелләндерүдә катнашырга теләүчеләрнең барысын да 26 апрельдә көтәбез!

“Татарстанның чиста урманнары” табигать саклау акциясе чараларын үткәргәндә тыюлык хезмәткәрләре урман массивларыннан һәм сулык саклау зонасыннан каты көнкүреш калдыклары җыеп чыгаруны дәвам итәләр. Кисәтү һәм белешмә билгеләре куелган, аншлаглар төзәтелгән, чишмәләр чистартылган һәм уңайланган. “Кикчкетаң” тыюлыгы башлыгы А.Фәйзуллин авыл башлыкларына һәм җирдән файдаланучыларга мөрәҗәгать итеп, тыюлык территориясен уңайлыклы санитар-экологик торышка китерүдә катнашуларын сорады.

2014 елның 20 апреленнән 15 маена кадәр аеруча янгын куркынычы режимы кертелү уңае белән “Азнакай урманчылыгы” ДКИ эшчәннәре район халкы белән җыеннарда очрашалар, хәбәр тарату чараларында чыгышлар ясыйлар, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында листовкалар тараталар. Бу эшкә мәктәп балалары да актив кушылды. Балалар халыкка урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм ут белән саксыз эш итүнең яман нәтиҗәләре турында сөйлиләр.


23
апрель, 2014 ел
чәршәмбе

Быел “Парклар маршы” халыкара акциясе чаралары шундый девиз астында уза.

Тәтеш муниципаль районында 1нче урта мәктәпнең биология укытучысы Н.Гафарова Су дәресе үткәрде, анда суның кеше тормышындагы әһәмиятен аңлатты. Дәрескә “Озын Алан” тыюлыгы белгечләре дә чакырылган иде, алар исә Тәтеш районындагы аеруча саклаулы территорияләр, табигать һәйкәле булган су объектлары – Үләмә һәм Зөя елгалары турында сөйләделәр. Белгечләрне мәктәптә бүләкләр дә көтә иде – балалар тыюлык өчен сыерчык оялары ясап бирделәр. Бүләк оялар тыюлык территориясендә эленәчәк.

Форумда Россиянең хакимият органнарыннан, фәнни һәм иҗтимагый оешмаларыннан вәкилләр катнаша. Көнүзәк тема булып исә Мәскәү яны урманнарын яңадан торгызу тора. “Урманнарны яңадан торгызуның алдынгы технологияләре турында. Татарстан Республикасы тәҗрибәсе” дигән доклад белән урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Илгизәр Зарипов чыгыш ясады.


22
апрель, 2014 ел
сишәмбе

Янгын куркынычы сезоны, урман саклаучылар өчен иң тынгысыз чор башланды. Май бәйрәмнәрендә республика халкының күбесе табигатькә, урманнарга чыга. Андый сәйрәннәрдә  учак якмый калмыйлар, ә учак урман янгыннарына төп сәбәпләрнең берсе булып тора.

Минзәлә урманчылары мәктәпләрдә дәресләр үткәреп, балаларга урман янгыннары, аларның ничек тереклек ияләрен һәлак итүе, туфракка, флорага һәм фаунага зыян китерүе, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында сөйләделәр. Һәр укучыга, кеше күп йөри торган урыннарга элү өчен, урманчылыкта әзерләнгән листовка бирелде.

Тәтеш районының мәктәпкәчә тәрбия оешмалары тәрбиячеләре балаларга экологик тәрбия бирү буенча инновацион идеяләр фестивале оештырдылар. Фестивальдә катнашучылар өчен “Кирәксез әйберләрне могҗизалы үзгәртү” дигән мастер-класс та үткәрелде.

Фестивальдә “Озын Алан” дәүләт тыюлыгы белгече Татьяна Никитина да кунак булды. Ул тәрбиячеләргә республикабызның аеруча саклаулы территорияләре, “Озын Алан” табигать тыюлыгы турында, тыюлык белгечләренең яшь буынга экологик тәрбия бирү эшендә нинди методик ярдәм күрсәтә алуы турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International