ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Берләшкән Милләтләр Оешмасы Европа экономик комиссиясенең Татарстанга килгән
экспертлары Арно Бризей һәм Әнвәр Нигъмәтов, Рослесхоз һәм РФ Чит ил эшләре министрлыгы
вәкилләре Саба урманчылыгында Урман селекция-орлыкчылык үзәге, янгын-химия станциясе
һәм агач эшкәртү заводы белән таныштылар, аннары “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри“
компаниясенең “Алабуга” ачык экономика зонасында төзелә торган МДФ-панельләр җитештерү
заводына юнәлделәр. Аларны министрлыкның эшләр идарәчесе Гадел Галиуллин озата барды.
Делегациянең танышу визиты БМО Европа экономика комиссиясенең Урманнар һәм урман
тармагы комитеты сессиясе утырышына әзерлек кысаларында уза.
Икенче ел рәттән “Яңа Юдино” балаларны савыктыру үзәге базасында, ТР Урман хуҗалыгы
министрлыгы республика мәктәп урманчылыклары активистлары өчен язгы каникул сменасы
оештыра. Программада – мастер-класслар, таныштыру әңгәмәләре, презентацияләр, ял кичәләре.
Смена 30 мартка кадәр эшли.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы Аппараты белгечләре, “Урман” ДБИ урманчылыклары һәм
хуҗалык оешмалары хезмәткәрләре үзләренең бер көнлек эш хакларын Кырым халкына ярдәмгә
күчерделәр.
Татарстанның урман тармагы эшчәннәре Россия Федерациясенең яңа субъектлары халкына
ярдәмгә барлыгы 480 470 сум күчерде.

26
март, 2014 ел
чәршәмбе
БМО ЕЭК башкарма секретаре Свен Алкалай Россия Федерациясенә 2014 елда БМО Европа
экономика комиссиясенең урманнар һәм урман тармагы комитетының 72нче сессиясен Россия
территориясендә үткәрү мөмкинлеген карауны тәкъдим иткән иде. Комитет сессиясенең
моңарчы Россиядә үткәрелгәне юк әле.
РФ Хөкүмәте йөкләмәсен үтәү йөзеннән Россия Табигать министрлыгы, Рослесхоз белән
берлектә, РФ Чит илләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге белән
килешенеп, Комитет сессиясен үткәрү урыны итеп Казанны сайлады һәм үткәрү датасын 17-21
ноябрь дип билгеләде.
Казанга БМО ЕЭКның урман политикасы эксперты Арно Бризей, БМО ЕЭК эксперты Әнвәр
Нигъмәтов, Россия ЭЭМ Халыкара оешмалар департаментының ЭКОСОС һәм БМОның
региональ һәм экономик оешмалары бүлеге башлыгы Марат Бердыев, Рослесхозның фән,
мәгариф һәм халыкара хезмәттәшлек идарәсе башлыгы урынбасары Анна Фурсова, Халыкара
эшчәнлек департаментының аналитик эшләр бүлеге башлыгы Владимир Ворфоломеев килде. ТР
Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр идарәчесе Гадел Галиуллин, ТР башкарма хакимият
органнарының эш төркеме вәкилләре белән берлектә, Комитетның башлангыч утырышында
чараны үткәрүнең нормалары һәм стандартлары тикшерелде
Очрашуда Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек федераль службасының Татарстан
идарәсеннән һәм ТР Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану идарәсеннән вәкилләр
катнашты. Табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы, “Кичкетаң” комплекслы дәүләти
табигать тыюлыгы башлыгы А.Фәйзуллин Иж елгасы тамагы төбәгендәге табигый һәм ясалма
экосистемаларны, биологик төрлелекне, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының сирәк
объектларын саклау бурычлары турында сөйләде. Шулай ук кыргый кабан популяциясен исәпкә
алу һәм аның миграция юллары, кабаннарның клиник торышына контроль мәсьәләләре буенча
фикер алышу булды.
“Балтач” дәүләти табигать тыюлыгы инспекторлары Борбаш урта мәктәбендә сыерчык оялары
конкурсы үткәрделәр, анда 110 укучы бала катнашты. 20 сыерчык оясы мәктәп һәм авыл
территориясендә, ә калганнары тыюлык урманнарында эленде. Конкурс соңында анда
катнашучылар барысы да традицион “карга боткасы” белән сыйландылар, зур самавырдан татлы
чәй эчтеләр

25
март, 2014 ел
сишәмбе
Икеайлык чаралары 1 апрельдә башланып 1 июньгәчә бара. Экологик икеайлыклар үткәрүнең
нәтиҗәлелеге ел саен исбатлана. Бу чорда “Татарстанның чиста урманнары” акциясе дә башлана.
Былтыр урман фонды территорияләреннән 48872 мең кубометрдан артык көнкүреш чүп-чары
һәм калдыклар чыгарылды. Быел исә министрлык автомагистральләр буендагы урман
кишәрлекләрендә өстәмә ял урыннары кору, янгын чыгару ягыннан куркынычлы булган коры-
сары ботакларны җыештыру эшләрен дә планлаштыра.
Түбән Каманың балалар экология-биология үзәгендә “Табигать һәм без” III экология
фестивале булып узды, анда мәктәп балалары, шәһәрнең табигать саклау службалары һәм
индустрия предприятиеләре белгечләре катнашты. Табигать байлыкларын бәрәкәтле куллану һәм
табигатьтә үз-үзеңне дөрес тоту буенча үгет-нәсихәт алып барылды.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан фестивальдә “Дала” дәүләти тыюлыгы башлыгы
Ф.Н.Динмөхәммәтов катнашты һәм Түбән Кама ш. мәгариф оешмаларына табигать һәм урман
буенча 2013 елгы актив эшчәнлекләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды

24
март, 2014 ел
дүшәмбе
Казан дәүләт аграр университеты абитуриентлары алдында тәрбия эшләре буенча проректор
Б.Җиһаншин, факультет җитәкчеләре, кабул итү комиссиясе әгъзалары чыгыш ясады. Урман
хуҗалыгы һәм экология факультетын ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының кадрлар белән
эшләү секторы мөдире Гадел Баязитов тәкъдим итте һәм Татарстанда урман хуҗалыгының
торышы һәм үсеш перспективалары турында сөйләде. Абитуриентлар белән очрашуга шулай ук
җитәкче-урманчылар да килгән иде, алар урманчылыклардагы эш һәм яшәү шартлары турында
сөйләделәр.
21 мартта Саба урманчылыгында чаңгы узышлары булып узды. Урманчылык һәм урман
хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен мондый узышлар ел саен үткәрелә, быел бу чарага узган ел Лесхоз
бистәсендә ачылган агач эшкәртү заводы командасы да кушылды. Ул бүтән командалардан
көчлерәк булып чыкты һәм ярышларның төп призын – РФ һәм ТРның атказанган урманчысы
Нургали Миңнеханов Кубогын яулап алды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International