ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2014 ел
чәршәмбе

Министрлык җитәкчеләре һәм башлыклары, ТР Президенты Аппаратының Дәүләти хезмәткәрләр һәм кадрлар департаменты вәкиле, бәйсез экспертлар тәшкил иткән комиссия белгечләрнең норматив хокукый һәм вазифа белемнәре кимәлен билгели. Аттестация нәтиҗәләре буенча ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының кадрлар резервы формалаштырылачак.


8
апрель, 2014 ел
сишәмбе

Канатлы дуслар өчен уңайлы өйләр алдан әзерләнгән иде. Аларны мәктәп балалары 21 мартта үткәрелгән Урман дәресләрендә ясады. Хәзер исә тыюлык инспекторлары, снегоходларда урман эчләренә кереп, сыерчык ояларын тыюлык территориясендә үскән агачларга эләләр.


7
апрель, 2014 ел
дүшәмбе

2014 елгы ТР Дәүләти гражданлык хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы ТР Юстиция министрлыгы һәм Дәүләт Советы командалары белән волейбол ярышында очрашты. Министрлык командасы ике көндәшне дә берсүзсез җиңеп, төркемдә беренче урыннан плей-офф стадиясенә чыкты. Волейбол ярышларының 1/8 финалында безнең команданың алдагы көндәше – ТР Спорт министрлыгы командасы. Уен 12 апрельдә була.


5
апрель, 2014 ел
шимбә

Соңгы елларда Татарстан урманчылары Казакстан шәһәрләре яшелләндерүендә актив катнаштылар. Татарстан питомникларында үстерелгән утырту материаллары Актүбә яшелләндерүендә кулланылган иде. Бу чак Татарстанга Кызыл Урда дәүләт аграр университеты укучылары һәм укытучылары килде. Казан аграр университетыннан эштәшләре белән бергә алар Лубяны урман техникасы көллиятенә барып, киләчәк урманчыларны тәрбияләү процессы һәм укучылар тору шартлары белән танышты. Казакстан делегациясе өчен концерт программасы әзерләнгән иде.

4
апрель, 2014 ел
җомга
Мобилизация эше һәм дәүләт серен саклау белгече С.Арипов 30 секунд эчендә бинада
шартлы янгын башлану турында дежур каравыл постына хәбәр итте. Җитештерү бүлеге
башлыгы Нияз Имамиев җитәкчелегендәге янгын сүндерү звеносы бинаны бер
этажындагы шартлы янгынны сүндерде. Министрлык хезмәткәрләре 3 минут та 42 секунд
эчендә эвакуацияләнде. Өйрәнүләрдә катнашкан ОПГС башлыгы урынбасары Ленар
Баһаветдинов ТР Урман хуҗалыгы белгечләренең оешканлыгына һәм өйрәнүләрне
әзерләүгә югары бәя бирде

3
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
4 апрельдә колледжны тәмамлаучылар, булачак урман белгечләре белән очрашуга дәүләти
казна оешмаларының җитәкче-урманчылары киләчәк. Алар анда урманчылыкларда булган
вакансияләр, яшь белгечләрнең эш шартлары турында сөйләячәкләр. Урман-техник колледж
белән танышырга Норлат балалар йортында тәрбияләнүчеләр дә киләчәк, һәм бәлки, берничә
буын урманчылар белән танышу аларга киләчәктә һөнәр сайларга булышыр

1
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Акция янгын куркынычы сезоны беткәнче бара, ул коры кауданны контрольсез яндыру һәм
халыкның урманнарда һәм урман яны җирләрендә ут белән саксыз кылануы аркасында урман
янып китү ихтималын киметүне максат итә.
Каудан яндыруларга контроль белән бигрәк тә дәүләти урман инспекторлары шөгыльләнәчәк.
Тармак оешмаларындагы барлык махсус янгын-химия станцияләре тулы тәртипкә китерелгән

28
март, 2014 ел
җомга
Сменаны Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм “Татарстанның мәктәп
урманчылыклары” җәмәгать оешмасы үткәрә.
“Урман сагы” сменасында Татарстанның мәктәп урманчылыклары вәкилләре, урта гомуми
мәктәп укучылары, өстәмә белем оешмаларында тәрбияләнүчеләр катнаша.
Смена программасына очрашулар, мастер-класслар, күнекмәләр, эшлекле, интеллектуаль
уеннар һәм спорт уеннары, күңел ачулар кертелгән.
Смена азагында мәктәп балалары өйрәнгән эшләрен күрсәтәчәкләр. Мастер-класслар блок
системасы буенча корыла, анда барлык темалар бер идеягә һәм уртак нәтиҗәгә юнәлтелгән
Һәр еллык “Җир сәгате” халыкара акциясе 29 мартта җирле вакыт белән 20:30дан 21:30га
кадәр үткәрелә.
Чараны Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) ел саен мартның соңгы шимбәсендә
үткәрә һәм аерым кешеләрне, оешмаларны, мәктәпләрне, муниципаль берәмлекләрне, коммерция
оешмаларын – барысын да бер сәгатькә электр утын һәм үтә кирәкле булмаган электр
приборларын бер сәгатькә сүндереп торырга чакыра (лифттан башкаларын). Шуның белән
климат үзгәрњ проблемаларына, кешелекне энергетик яктан берләштерүгә игътибар юнәлтергә
тели.
Былтыргы акциядә Татарстан буенча барлык муниципаль берәмлекләр, 200дән артык
предприятие һәм оешма катнашкан иде. Нәтиҗәдә 1 498 000 КВтс энергия янга калдырылды
Бу белем-тәрбия проектын оештыручылар – Урманнарны янгыннан саклау авиациясенең үзәк
базасы “Авиалесохрана” һәм “Балаларның федераль экология-биология үзәге” читтән торып
укышлы федераль экология мәктәбе. Янгынга каршы көрәш проектына Урман хуҗалыгы
федераль агентлыгы ярдәм итә. Проект чаралары 10 апрельдә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International