Урманчылык хезмәткәрләре Азнакай ш., Актүбә ш.т.б. һәм авыл мәктәпләрендә булып, урманнарның экологик әһәмияте, кешенең саксыз мөнәсәбәт аркылы аларга нинди зыян китерә алуы турында сөйләделәр, балаларны урманчыларга ярдәм итәргә, “Татарстанның чиста урманнары” акциясендә катнашырга чакырдылар.
Кара елга авылы мәктәбе укучылары, Азнакай урманчылыгы хезмәткәрләре белән бергә, урман полосаларында ясалма кош оялары кордылар. Актүбә ш.т. бистәсендә балаларның “Урманны сүрәтлим” рәсем конкурсы булып узды.
Түбән Камага Татарстанның һәм Ульян өлкәсенең төрле район һәм шәһәрләреннән мәктәп балалары җыелды. Фестивальдә “Идел буе урманчылыгы” идарәсенең Татар-Борнаш урта мәктәбендә эш итүче “Урман каравылы” мәктәп урманчылыгы әгъзалары да катнашты, алар барысы да финалга чыгып, чираттагы турга чакырылды. Екатерина Титова белән Виктория Лавонина “Биоиндикация” секциясендә “Үсемлек пробаларына авыр металл тозлары туплануга чагыштырма анализ” дигән тикшеренү эше белән чыгыш ясадылар. Яшь урманчылар үз секцияләрендә беренче урынны алды, аларга беренче дәрәҗә диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Дәүләти хезмәтләрне вакытында һәм уңайлы алу өчен, министрлыкның һәр дәүләти гражданлык хезмәткәренең “Шәхси кабинеты” булдырылды.
Өйрәтү вакытында “ТР информацион технологияләр үзәге” дәүләт предприятиесе белгече Ленар Хәйруллин Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләренә электрон дәүләти хезмәтләр порталының мөмкинлекләре турында сөйләде.
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы республика урманнарының санитар-экологик торышын яхшырту буенча “Татарстанның чиста урманнары” акциясе үткәрә.
Акциягә барлык дәүләти һәм муниципаль оешмалар һәм тармаклар, предприятиеләр, уку йортлары җәлеп ителә. Аның барышында урманнар чүп-чардан, көнкүреш калдыкларыннан, ауган агачлардан һәм коры-сарыдан чистартылачак. Былтыргы акциядә 7.3 меңнән артык кеше катнашты, 400ләп предприятие, 543 урман фонды арендаторы, 25 бакчачылык ширкәте һәм кооперативы хезмәттәшлеккә җәлеп ителде. Нәтиҗәдә 4882 кубометрдан артык көнкүреш чүп-чары җыеп чыгарылды.
“Иң зур игътибар аеруча саклаулы табигать территорияләре зонасында гражданнар ял итә торган урманлы җирләргә биреләчәк, – дип белдерде Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта министр Наил Мәһдиев. – Без бу эшне былтыр ук башладык, быел дәвам итәбез. Халык өчен уңайлы урыннарда урман белән ярашлы ял зоналары корырга тырышырбыз. Былтыр урманчылыклар көче белән 135 шундый урын корылган иде, быел да кимрәк булмас”.
“Кичкетаң” дәүләт тыюлыгы хезмәткәрләре мәктәпләргә килеп бөҗәкләрне һәм аларның кортларын юк итүдә кешенең иң беренче һәм ышанычлы ярдәмчеләре турында сөйлиләр.
Алар атна дәвамында Исәнбай урта мәктәбенә килеп, экологик бәйрәм, Кызыл китапка кертелгән һәм аерата сак астына алынган кош төрләре турында әңгәмәләр, сыерчык оялары ясау буенча мастер-класслар үткәрделәр. Атнада иң актив катнашучыларга “Кичкетаң” тыюлыгы башлыгы Ә.Фәйзуллин рәхмәт әйтте, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Акция 1 апрельдә башланды һәм янгын куркынычы сезоны беткәнче бара, максаты – контрольсез каудан яндырулардан һәм халыкның урманнарда һәм урман фонды территорияләрендә ут белән саксыз эш итүеннән урман янып китү куркынычын киметү.
Авыл хуҗалыгында каудан яндыруларга аерата контрольне дәүләти урман инспекторлары башкарачак. Тармак оешмаларының барлык махсус янгын-химия станцияләре тулы әзерлектә тотыла.
Операцияне Татарстан Республикасы территориясендә 2014 елның 10 февраленнән 31 мартына кадәр законсыз агач әзерләү һәм сату-алуны булдырмау буенча тармакара комиссия үткәрде.
“Лесовоз” оператив-профилактик операциясенә тәүлек саен Татарстанның 250дән артык дәүләти урман инспекторы һәм 350 МВД хезмәткәре җәлеп ителде, алар агач әзерләү, саклау һәм сату урыннарын тикшерделәр. Узган вакыт эчендә агач ташучы 618 транспорт чарасы тикшерелеп, ташу кагыйдәләрен бозуның 9 факты ачыкланды.
2014 елның янгын куркынычы сезоны Россиядә гадәти сроклардан ай ярымга алдан башланды. Табигать янгыннары гадәттә әле башлана гына торган вакытка ил буенча инде 500 урман янгыны кабынган, бу турыда 2 апрельдә регионнар белән уздырган селектор киңәшмәсендә РФ Хөкүмәте рәисе Д.А.Медведев хәвеф белән сөйләде.
Коры каудан яндыру безнең илдә системалы проблема булып тора. Күпчелек очракта кауданны белгечләр түгел, ә халык яндыра, һәм матди чыгымнар сорый торган янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәп тормый, шул сәбәпле ут торак пунктларга, экономика объектларына, урман фонды җирләренә күчә. Авыл хуҗалыгында контрольсез каудан яндырудан ел саен 160 эре урман янгыны чыга, алар бик зур экологик һәм экономик зыян китерәләр. Коры үлән яндырганда без табигатькә шактый зыян салабыз: черемә барлыкка килүнең табигый процессы бозыла, шунлыктан туфракның уңдырышы түбәнәя. Каудан яндырганда бөҗәкләр, шул исәптән үсемлекләрне серкәләндерә торганнары юк ителә, җирдә урнашкан кош оялары яна. Үләнгә ут төртүдән туфракның файдалы микроорганизмнары, шул исәптән үсемлекләрне чирләрдән саклый торганнары да һәлак була. Көчле каудан янгыннары вакытында үләндә яисә өске туфрак катламында яшәүче барлык имезүчеләр диярлек янып яисә төтенгә тончыгып үлә.
Коры үләнгә рөхсәтсез ут төртеп урман янгыны чыгарган өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.32 статьясында гражданнарга 2 меңнән алып 5 мең сумга кадәр, вазифалы затларга 7 меңнән алып 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 50 меңнән алып 1 миллион сумга кадәр штраф салу каралган.
Кыш көне урманчылыкларда төзелеш эшләрен башлау өчен агач әзерләнде. Технология буенча агачның табигый кибү фазасын узуы таләп ителә. Моннан тыш, язгы юлсызлык чорында бураларны чиркәү салынасы урыннарга ташу юллар такыр булмау аркасында авырлашкан иде. Шуңа да карамастан, барлык эшләр план-графикка төгәл яраштырып башкарыла.
Хәзерге вакытта “Кама урманчылыгы” дәүләти казна оешмасы һәм “Кама урманы” дәүләти бюджет оешмасы Мамадыш районы Албай авылында чиркәү фундаменты салуны төгәлләде, төп бура, алтарь һәм янкорма буралары да әзер. Чиркәүгә гөмбәз куела, түбәсе ябыла. Авыл халкының соравы буенча, эшләр июль башына, керәшен бәйрәме Питрауга кадәр төгәлләнергә тиеш.
Балык Бистәсе районы Керәшен Казилесе авылында “Кызыл Йолдыз урманчылыгы” ДКИ һәм “Кызыл Йолдыз урманы” ДБИ шулай ук чиркәүнең төп бурасын, алтарьны һәм 2 чаң манарасын әзерләүне төгәлләгән. Идән һәм түшәм өчен агач материаллар әзерләнә.
Яңа Чишмә районы Ленино авылы чиркәве өчен дә төп бура буралган. Башкаручысы – Әлмәт урманчылыгы һәм “Альметлес” оешмасы.
“Һәр кошчыкка – сарай” дигән девиз астында “Озын Алан” тыюлыгы белгечләре 2нче Тәтеш урта мәктәбе укучылары өчен Халыкара кошлар көненә багышланган дәрес үткәрделәр. Тыюлык башлыгы Василий Никитин һәм белгеч Татьяна Никитина балаларны Татарстанда яши торган кошлар белән таныштырды, аларның табигатькә китергән файдалары, ни өчен аларны сакларга кирәклек турында сөйләде. Балалар кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр, кошлар турындагы үз күзәтүләре белән уртаклаштылар.
Дәрес азагында мәктәп балалары тыюлыкка ата-аналары белән бергә ясаган кош ояларын бүләк иттеләр. В.П.Никитин аларга кош оялары өчен рәхмәт әйтте һәм барысына да кошлар турында плакатлар бүләк итте, класска “Һәр кошчыкка – үз йорты” табигать саклау акциясендә катнашканы өчен Мактау грамотасы тапшырды.
Бүләк ителгән барлык кош оялары тыюлык территориясендә эленә.