Казанда “ЕВРАЗИЯ УРМАННАРЫ – ИДЕЛ БУЕ УРМАННАРЫ” XVII халыкара яшь галимнәр конференциясе ачылды

2017 елның 3 октябре, сишәмбе

Казан дәүләт авыл хуҗалыгы университетында рәсми рәвештә “ЕВРАЗИЯ УРМАННАРЫ – ИДЕЛ БУЕ УРМАННАРЫ” XVII халыкара яшь галимнәр конференциясе ачылды. Сәламләү сүзләре белән форумда катнашучылар алдында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Ә.Н. Бәдертдинов чыгыш ясады: “Яшь галимнәрнең “Евразия урманнары – Идел буе урманнары” 18 нче фәнни-гамәли конференциясен үткәрү – безнең өчен зур хөрмәт булып тора. Ел саен форумның географиясе киңәйгәннән киңәя бара һәм без Беларусия Республикасы, Польша, Венгрия, Финляндия һәм башка илләр кебек Татарстанның да конференцияне оештыручы илләр исемлегенә керүе өчен без горурлык хисләре кичерәбез. Быел конференциядә катнашучыларның барысына да кызыклы һәм нәтиҗәле эшләүләрен телим һәм урман хуҗалыгын үстерү өлкәсендә билгеләнгән планнар һәм проектлар уңышлы гына тормышка ашырылсын!”

Быел чараны атаклы галим, урманчы-классик, дөньякүләм әһәмиятендәге урманчылык фәненең күренекле эшлеклесе Георгий Федорович Морозовның 150 яшьлегенә, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы университетының 95 еллыгына һәм Россиядә Экология елына багышлаганнар. Конференциянең төп максаты яшь галимнәрне табигатьтән файдалану, биология, генетика һәм биохимия өлкәсендәге соңгы казанышлардан файдаланып, экология яктан яклагыч методлар ярдәмендә урман хуҗалыгын комплекслы алып бару кебек төрле өлкәләрдәге соңгы казанышлар, урман экосистемаларының биологик төрлелеген саклау буенча инновацияле методлар, урманның агач булмаган продуктларын, агач материалларын һәм аның калдыкларын Татарстанда эшкәртү технологияләре белән таныштырудан, аларны фәнни-тикшеренү эшендә һәм белем алу процессында кулланудан гыйбарәт. Урман хуҗалыгы, урманчылык, тыюлык эше өлкәсендәге белгечләрнең, иҗтимагый экология оешмаларының активистлары, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм галим-белгечләрнең урман экосистемаларын һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча хезмәттәшлеге өчен шартлар тудыру, уртак проектларны үтәү өчен чит илдәге партнерлар белән элемтәләр урнаштыру – шулай ук чараның әһәмиятле бурычлары булып тора.

Конференциядә Россиядән, Беларусиядән, Казакъстаннан, Польшадан, Венгриядән, Швециядән, Кытайдан, Төркиядән, Кыргызстаннан, Украинадан, Сербиядән, Серб Республикасыннан, Ираннан, Абхазиядән, Армениядән, Молдовиядән, Германиядән, Италиядән, Румыниядән һәм Словениядән 200дән артык галим һәм белгеч катнаша. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: Россиядән катнашучыларның географиясе искитәрлек, илнең төрле-төрле почмакларыннан вәкилләр киләчәк: Дагыстан, Мари Иле, Удмуртия Республикаларыннан, Алтай, Красноярск, Краснодар крайларыннан, Новосибирск, Томск, Төмән, Чиләбе, Свердлау, Архангельск, Вологодск, Брянск һәм Мәскәү өлкәләреннән, Санкт-Петербургтан, Мәскәүдән һәм башка төбәкләрдән. Конференция кунакларының яртысын диярлек даими катнашучылар тәшкил итә.

“Евразия урманнары” форумы кысаларында чарада катнашучылар өчен Татарстанда урман хуҗалыгын комплекслы алып бару үзенчәлекләре һәм урман тармагындагы инновацияләр белән таныштыру, питомниклардагы урман культураларын, Идел елгасының уң як ярындагы су саклау урманнарын, Урман селекция-орлыкчылык үзәген һәм Идел-Чулман дәүләт табигать биосфера тыюлыгын карау планлаштырылган, биредә урманчыларга биохимия, молекуляр биология һәм генетика буенча заманча методлар, урман хуҗалыгын алып баруның инновацияле һәм алдынгы методлары һәм аларны урман комплексында файдалану мөмкинлекләре күрсәтеләчәк.

Яшь галимнәрнең “Евразия урманнары” халыкара конференциясе соңгы дистә ел эчендә урманнар, урман фәне һәм мәгариф проблемалары буенча халыкара вәкиллекләр белән үткәрелә торган иң зур яшьләр конференциясенә әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International