2018-2027 елларга мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү буенча Чаралар планы

2017 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

2017 елның июнь-июль айларында мәктәп урманчылыклары әгъзалары өчен профильле смена һәм “Орленок” россиякүләм балалар үзәге базасында Россиякүләм мәктәп урманчылыклары съездын уздыру йомгаклары буенча һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары А.Г. Хлопонин йөкләмәсен (2017 елның 11 июлендәге № АХ-П9-4475) үтәү максатында Россия Табигать министрлыгы тарафыннан, Россия Мәгариф министрлыгы һәм Рослесхоз белән берлектә, 2018-2027 елларга мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү буенча Чаралар планы (алга таба – План) эшләнде.

Хәзерге вакытта План үтәү өчен мәнфәгатьле федераль башкарма хакимият органнарына һәм Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарына җиткерелде (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 14 декабрендәге № АХ-П9-8369 йөкләмәсе).

Чаралар планын тормышка ашыру Россия Федерациясе территориясендә эшләүче мәктәп урманчылыкларының сыйфатлы эш дәрәҗәсен арттыруга һәм аларның санын күбәйтүгә, үсеп килүче буын арасында урман һөнәрләрен популярлаштыруга, экология культурасы һәм яшьләрдә илнең урман байлыкларына сакчыл мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән.

Әлеге документ шулай ук Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимият органнары эшен дә системага салырга булышачак, хәзерге вакытта бу эш бик таркау башкарыла, һәм Россия Федерациясендә мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерүдә төп юнәлешләрне билгеләячәк. 2018-2027 елларга мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү буенча Чаралар планы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International