Казан Ратушасында "Идел елгасын саклауга һәм аның пычрануын туктатуга юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру турында" темасына РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутатлары, ТР Дәүләт Советы, федераль башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашында "түгәрәк өстәл" утырышы булды. Чарада Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Р.Ә. Кузюров катнашты.
Утырыш барышында, асылда Идел елгасының яр буе полосаларын ныгыту өлешендә берничә мәсьәлә каралды, бу эштә су саклаучы урман утыртмалары челтәрләрен булдыру ярдәм итә алачак. Болар белән берлектә, урманчылар фикеренчә, гамәлдәге "2014-2020 еллар чорына Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерү" тармак программасы кысаларында эрозиягә каршы яклаучы утыртмалар булдыру эшен дә дәвам иттерү зарур.
"Түгәрәк өстәл" утырышы кысаларында Казан Ратушасы холлында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан күргәзмә экспозициясе оештырылган иде, аны РФ Дәүләт думасының Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты рәисе Владимир Бурматов, РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Сергей Ястребов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев һәм башкалар карады. Күргәзмә кунакларына Татарстан Республикасындагы Селекция-орлыкчылык үзәге турында сөйләделәр, анда ел саен ылыслы токымга караган 12 млн данә утырту материалы җитештерелә. Исегезгә төшерик, шушы көннәрдә Дәүләт Думасы депутаты Владимир Бурматов урман орлыкчылык үзәгенең җитештерү куәте белән танышты, Саба муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды.