Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы Нурлат урманчылыгы урман фонды территориясендә урнашкан кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмалары сату-алу шартнамәсе төзүгә хокук сату буенча 2018 елның 27 мартында уздырылган аукцион йомгаклары турында хәбәр итә.
№ 18, 21, 67 лотлар буенча аукцион узган дип танылды. Аукционда җиңүчеләр белән аукцион нәтиҗәләре турында беркетмәләр имзалана һәм аукцион нәтиҗәләре хакында Россия Федерациясе рәсми сайтында мәгълүмат урнаштырылган көннән соң ун көн узгач кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмалары сату-алу шартнамәләре төзеләчәк.
№ 1-10, 13-17, 19, 20, 22-26, 28, 29, 31, 35, 39, 41-43, 45-47, 50-52, 54-66 лотлар буенча аукцион узмаган дип танылды (Россия Федерациясе Урман кодексының 80 статьясының 7 пунктындагы 1 пунктчасы). Аукциондагы бердәнбер катнашучы белән аукцион нәтиҗәләре турында беркетмәләр төзелә һәм, аукцион уздырылган көннән соң егерме көннән соңга калмыйча, "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Россия Федерациясе рәсми сайтында аукцион нәтиҗәләре турында мәгълүмат урнаштырылган көннән соң ун көн узгач кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмалары сату-алу шартнамәләре төзеләчәк.
№ 11, 12, 27, 30, 32-24, 36-38, 40, 44, 48-49, 53 лотлар буенча аукционда катнашуга заявкалар килмәде, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының аукцион комиссиясе аукционны узмаган дип тану турында карар кабул итте.