Республика урманчылыкларында “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” заводы өчен агач материалы әзерләнә

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

2013 елдан бирле “Алабуга” махсус икътисад зонасында “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” төрек компаниясе тарафыннан түбән товарлыклы агач материалын эшкәртү проекты республиканың урман хуҗалыгы өчен өстенлекле булып тора. Урманны тәрбия кылу кысаларында “Урман хуҗалыгы” дәүләт бюджет учреждениеләрендә әзерләнгән агач материалы алга таба эшкәртү һәм МДФ җитештерү өчен “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” ҖЧҖ заводына җибәрелә.

Заводны эксплуатациягә кертү түбән товарлыклы агач материалына ихтыяҗ базарын тудырачак, бу исә Татарстан Республикасында урманнарның агачларын яңарту һәм токым составын яхшырту буенча иң әһәмиятле урман хуҗалыгы бурычларын хәл итәргә булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International