Бүген "Боҗра" үлчәү контролендә дәүләт урман инспекторлары Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР буенча ЮХИДИ, "Юл хәрәкәте иминлеге" АКО хезмәткәрләре белән берлектә агач һәм агач кисү материалларын ташуга рөхсәт документларын тикшерү буенча рейд уздырды.
2018 ел дәвамында рейдлар барышында 8 хокук бозу факты ачыкланды. Болар – агач кисү материалларын рөхсәт документларыннан башка, шулай ук сату-алу турында алыш-бирешләрне ЛесЕГАИС системасында теркәмичә транспорт белән күчерү.
Хокук бозуга юл куйган затларга карата административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде, транспорт чаралары махсус тукталышларга урнаштырылды.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы искәртә: урман законнарында билгеләнгән тәртиптә рөхсәт документларын рәсмиләштермичә агач материалын транспорт чарасы белән күчерү – вазыйфаи затларга, агач материалын яки административ хокук бозу коралы булган транспорт чараларын конфискацияләп, утыз мең сумнан илле мең сумга кадәр административ штраф салынуга китерә. Юридик затлар өчен штраф биш йөз мең сумнан җиде йөз мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре гражданнарны игътибарлы булырга һәм урланган агач сатып алмаска чакыра. Сатып алынган агач материалының законлы булу-булмавын Интернетта – ЛесЕГАИС системасындагы rosleshoz.gov.ru сайтында тикшереп карарга була – бу агач материалын һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алуның бердәм мәгълүмат системасы. Агачларны законсыз кисү яки башка төрле хокук бозулар турында урман сагының турыдан-туры телефон номеры – 88001009400 буенча хәбәр итәргә була.
Рейды по операции "Лесовоз" проходят по все республике, накануне мероприятия были проведены в Агрызском и Альметьевском лесничестве.