Дүрт ел дәвамында республикада беренче мәртәбә урман культуралары генетикасы буенча эш торгызылды. Бүген, 18 апрельдә, Татарстанның селекция-орлыкчылык үзәгендә, урман культуралары чорына әзерлек кысаларында, уникаль технологияне гамәлгә ашырыла – үсентеләргә прививка ясалачак, бу гамәл агачларның генетик үзлекләрен күпкә яхшыртырга булыша. "Урман хирурглары" нарат, чыршы һәм имән агачларына "операция" ясый. Мастер-класста ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре катнаша.
Агачларга прививка ясау эше үзе бик катлаулы һәм гади генә түгел. Әлеге чараны агачларга карата хәтта хирургия эше дип тә чагыштырырга була. Ләкин, күп еллык эш тәҗрибәсе һәм фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, прививка ясалган плантацияләр орлыктан үрчетелгән утырту материалы белән чагыштырганда күпкә кыйммәтлерәк.