2018 елның 12 маенда 10.00 сәгатьтә "Татарстанның чиста урманнары" республика табигать саклау акциясе кысаларында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашында урман биләмәләрен бердәм чистарту көне уздырылачак. Үзәкләштерелгән акция Биек Тау ав. янәшәсендәге 89 кварталда урнашкан Биектау кишәрлеге урманчылыгында планлаштырыла.
"Татарстанның чиста урманнары-2018" традицион табигать саклау акциясе 25 апрельдән 25 июньгә кадәр һәм 15 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр уза. Урман территорияләрен җыештыру эшендә дәүләт граждан хезмәткәрләре, ТР Прокуратурасы, министрлыклар, ведомстволар, суд органнары хезмәткәрләре, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашачак.
"Татарстанның чиста урманнары" традицион акциясе Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы инициативасы белән ике этапта – язын һәм көзен уздырыла торган иң әһәмиятле һәм күләмле чараларның берсе булып тора, халык арасында һаман да зуррак популярлык казана бара. Әлеге акциянең максаты – урманнарның иминлекле санитар торышын карап тоту, шулай ук әйләнә-тирәлек проблемаларына халык игътибарын җәлеп итү.
Соңгы елларда, рекрацион басымның арта баруына бәйле рәвештә, урманнарның санитар торышына зур йогынты ясала, нәтиҗәдә урманнар көнкүреш калдыклары белән чүпләнә.
Әлеге акция республиканы баланслы рәвештә социаль-икътисадый үстерергә һәм гражданнарның иминлекле әйләнә-тирәлеккә конституциячел хокукларын тормышка ашырырга ярдәм итә.
Билгеләп узарга кирәк, узган ел урманнарның территорияләрен чүп-чардан чистарту чарасында республикада яшәүче 29 меңнән артык кеше катнашты. Активистлар автомобиль юллары һәм федераль һәм төбәк әһәмиятендәге трассалар буйларын чистартты, каты-көнкүреш калдыклары, коры-сары һәм ауган агачлар җыеп алынды. Чыгарылган чүп күләме 4175 м3 тәшкил итте. Моннан тыш, акция кысаларында 157 мәгълүмати һәм рекреацион объект тәртипкә китерелде: урман фондында һәм автомобиль трассалары буйларында урнаштырылган щитлар, аншлаглар, ял итү өчен чатырлар ремонтланды, 21 чишмә чистартылды һәм төзекләндерелде.
Чиста урманнар – сәламәтлек нигезе, безнең киләчәк нигезе! Саф һава сулап, урманның аллы-гөлле төсләрдәге гүзәллегенә соклауны – күпкә күңеллерәк. Меңнәрчә елларга урманны саклавы кыен түгел, бер кечкенә генә адым – һәм урман күп елларга сакланачак.