Фәнни-техник советның киңәйтелгән утырышында биотехнологияләр турында сүз барды

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

Бүген министр Равил Кузюров рәислегендә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы фәнни-техник советының киңәйтелгән утырышы булды. Әлеге чара – урман хуҗалыгында фәнни якын килү белән гамәли белемнәрнең синтезы ул. Биредә урманчылык технологиясендәге заманча алымнарның өстенлекләре турында сөйләштеләр. Утырыш эшендә Көнчыгыш-Европа урман сынау станциясе вәкилләре, КФУ һәм КДАУ галимнәре, урман хуҗалыгы ветераннары, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы аппараты белгечләре һәм ведомство буйсынуындагы "Урманчылык" учреждениеләре вәкилләре катнашты.

Утырыш барышында биотехнологияләргә зур игътибар юнәлтелде. Асылда, "Өйрәнү-сынау Саба урман хуҗалыгы" ДБУ Татарстан Республикасы урманнарында заманча методларны кулланып, иенке каенның югары продуктлы формаларын сайлап алу темасын белдерде. Шулай ук башка перспективалы темалар һәм фәнни-җитештерү эшләнмәләре турында, шул исәптән "in-vitro клоннары колекциясе – Татарстан Республикасы урманнарында сайлап алынган сабаклы имәннең кыйммәтле генотипларын булдыру" хакында да сөйләштеләр. Әлеге программа плюс агачларын ачыклауга, алга таба аннан сыйфатлы утырту материалы үстерү өчен әлеге агачларның биоматериалын сайлап алуга юнәлдерелгән. Әлеге проектны эшләү Татарстанның урман фондын яхшыртуга ярдәм итәчәк.

"Татарстанда хәзерге вакытта өч плоидлы усак (клонлаштырылган) плантацияләре бар. Клонлаштырылган агачларны өйрәнү күрсәткәнчә, әлеге новаторлык ысулы югары җитештерүчәнлекле, суыкларга һәм төрле чирләргә каршы торучын утырту материалын үстерергә булыша. Өч плоидлы усак шулай ук үсеш дәрәҗәсе буенча да лидерлыкта, дип билгеләде үзенең чыгышында "Инвинтро" микроклональ вегетатив үрчем лабораториясе директоры урынбасары Н.А.Ханов.

Фәнни-җитештерү эшләнмәләреннән тыш, советта катнашучылар республикада кертү зарурлыгы булган актуаль юнәлешләр хакында да сөйләште. Утырыш барышында шулай ук "Татарстан Республикасында сабаклы имәннең һәм вак яфраклы юкәнең катнаш утыртмаларын саклау һәм оптимальләштерү" Россия-алман проектын тормышка ашыру кебек темаларга да тукталдылар.

Утырышны тәмамлап, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров конструктив даилог өчен барысына да рәхмәт белдерде һәм әлеге эшләнмәләрнең урман хуҗалыгында киң кулланылыш табачагына ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International