"Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митингта катнашты

2018 елның 22 июне, җомга

Бүген "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре Әгерҗе шәһәре һәйкәле янында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды. Алар Мәңгелек утка чәчәк бәйләмнәре салды һәм шәмнәр кабызды. Чарада шулай ук Әгерҗе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев, ТР Хәрби комиссариатының Әгерҗе районы бүлеге башлыгы Илгиз Галиев, шулай ук төрле оешмаларның хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар катнашты. "Хәтер шәме" Россиякүләм акциясенә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының ведомство буйсынуындагы күпчелек  учреждениеләре кушылды. Асылда, Лубян урман-техника көллияте хезмәткәрләре дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International