Татарстан Республикасы дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урман белән чиктәш булып торучы җир кишәрлекләренең мөлкәтчеләрен ачыклау эше дәвам итә. Гамәлдәге урман законнары нигезендә кар эреп бетеп тотрыклы язгы көзге һава торышы урнашканчыга кадәр урманга терәлеп торучы территорияләргә ия булган, алардан файдаланучы һәм (яки) алар белән эш итүче юридик затлар, үзләренең оешу-хокук формасының һәм мөлкәтчелек формасының нинди булуына бәйсез рәвештә, крестьян-фермер хуҗалыклары, иҗтимагый берләшмәләр, шәхси эшкуарлар, вазыйфаи затлар, Россия Федерациясе гражданнары кимендә 10 метр киңлегендәге полосада янгынга каршы минераллаштырылган полоса белән яки башка төрле янгынга каршы барьер белән әлеге кишәрлекнең корыган үсемлекләрдән, урып-җыю калдыкларыннан, ауган агачлардан, кисенте калдыкларыннан, чүп-чардан һәм башка төрле янучан материаллардан чистартылуын тәэмин итәргә тиеш.
Республика кырларында урып-җыю кампаниясе башлануга бәйле рәвештә авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә Татарстан Республикасы дәүләт урман инспекторлары тарафыннан Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, урман янгыннарына һәм аның белән бәйле гадәттән тыш хәлләргә китереп чыгаруга потенциаль сәбәпче булган контрольсез яндыруларны булдырмас өчен бөтен чараларны күрү өлешендә законнарны бозуның ярамаганлыгы турында кисәтүләр бирелә.
Ел башыннан бирле дәүләт урман инспекторлары тарафыннан 700 артык кисәтү бирелде.