Бүген "Баулы урман хуҗалыгы" ДБУ бинасында Баулы урман хуҗалыгында берничә ел урман кисүче булып эшләгән урманчы, Советлар Союзы Герое Гаврил Петрович Евсеевка мемориал такта ачылды.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы ветераннары, Баулы урманчылыгы хезмәткәрләре, Геройның кызы Нина Гаврилова катнашты.
Потапово-Томбарлы авылында туган, миномет полкы дивизионы командиры сугыштан соң туган районында яши һәм эшли, күп еллар буе җаваплы вазыйфаларны били: район советы башкарма комитетында, "Победа" колхозы рәисе булып, соңыннан урман хуҗалыгында эшли. Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үзенең чыгышында Геройга мемориал такта ачу инициативасына теләктәшлек белдергән һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук хәзерге вакытта урман тармагы торышы турында сөйләде.
"Урман һөнәренә ия булмаган кешенең урманчы булып эшләве – аны бары тик яхшы яктан гына сыйфатлый, ул табигатьне һәм туган төбәген яраткан. Урман хуҗалыгы өчен Советлар Союзы Героеның бездә эшләве – зур дәрәҗә. Ә минем өчен әлеге чарада катнашуым зур дәрәҗә. Яшь буыннар өчен үгет-нәсыйхәт: горурланыгыз, үрнәк алыгыз! Урман хуҗалыгына мәктәп урманчылыкларында катнашучыларны һәм мәктәп укучыларын күбрәк китерсеннәр иде, әлеге күренекле шәхеснең тормышы мисалында кешенең үз Ватанын һәм урманны никадәр яратуы турында сөйләсеннәр, күрсәтсеннәр иде", – дип билгеләде Равил Кузюров.
Гаврил Евсеев Көнбатыш, 2 нче һәм 1 нче Белорусь, 3 нче һәм 1 нче Балтыйк буе фронтларында көрәшкән. Дүрт тапкыр яраланган. Берлин стратегик операциясе барышында аеруча аерылып торган. Сугыш тәмамланганда Берлинда майор исемендә артиллерия дивизионы командиры була.
СССР Югары Советы Президумының 1945 елның 31 маендагы Указы белән алманнарга каршы көрәш фронтында команда бирүчеләрнең хәрби биремнәрен үрнәк үтәгән өчен һәм бу вакытта батырлык һәм геройлык күрсәткән өчен Евсеев Гаврил Петровичка Ленин орденын һәм "Алтын Йолдыз" медален тапшырып, Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Моннан тыш, ул ике Хәрби Кызыл байрагы орденнары, 2 дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл йолдыз орденнары һәм сигез медаль белән бүләкләнә.