Татарстанда янгынга каршы контроль чаралары көчәйтелде, патрульләү саны арттырылды, янгын сүндерү көчләре һәм чаралары әзер торышка китерелде. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында 4-5 класслы янгын куркынычы урнашты, – дип хәбәр иттеләр "Авиалесохрана" ФДУ.
2018 елның 7 сентябреннән 13енә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны-урыны белән урманнарда югары янгын куркынычы (4 класслы), аерым көнбатыш районнарында урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы (5 класслы) саклана, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе.
Югары дәрәҗәле янгын куркынычына бәйле рәвештә урманчылар Татарстанда яшәүчеләргә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре бозылуга юл куймаска киңәш итә. Урылган кырларны, салам калдыкларын, корыган үлән калдыкларын яндырырга рөхсәт ителми. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучы гражданнарга 1500 сумнан 3000 сумга кадәр, вазыйфаи затларга 10 000 сумнан 20 000 сумга кадәр штраф яный.