2019 елдан башлап Татарстан халкына урманнардагы чыбык-чабыкны түләүсез җыярга рөхсәт ителәчәк

2018 елның 14 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать сәясәте комитеты утырышы булды, анда депутатлар әһәмиятле мәсьәләләрне карады, асылда, халык тарафыннан чыбык-чабык җыю мөмкинлеге турында сүз барды. Утырыш барышында белдерелгәнчә, киләсе елдан 1 гыйнвардан башлап халыкка урманнардан шәхси ихтыяҗларга түләүсез нигездә чыбык-чабык җыярга рөхсәт ителәчәк.

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов аңлатып узганча, "чыбык-чабык" дигәндә җир өслегендә ятучы һәлак булган агач кәүсәләрен һәм аларның өлешләрен аңларга кирәк, алар агачлар табигый һәлак булганда, көчле җил вакытында, кар яуганда, патологик һәм башка факторлар йогынтысында барлыкка килә. Урманнарда чыбык-чабыкның туплауны аның санитар торышын начарайта, янгын чыгу куркынычын арттыра.

Закон нәтиҗәсендә урманга да, гражданнарга да файда булачак. Ләкин чыбык-чабыкны җыю урманга килеп, агачларны кисәргә ярый дигәнне аңлатмый. Агачны тамыры-төбе белән аударырга ярамый, әгәр китерелгән зыян күләме 5 мең сумнан артса, җинаять җаваплылыгы каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International