Татарстан Премьер-министры һәм Рослесхоз башлыгы "Урман хезмәткәрләре көне" һөнәри бәйрәмендә катнашты

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Тантаналы чара "Корстон" кунакханә-күңел ачу комплексында булды. Россия экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы (Рослесхоз) башлыгы Иван Валентик, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров республиканың урман хуҗалыгындагы казанышлар күргәзмәсен карады.  Асылда, Саба урман хуҗалыгы экспозициясе күрсәтте, биредә урман эшкәртү комплексы продукциясе, мисал өчен, агач оны, шулай ук кулланудан калган башка төрле продукция дә – бал, агач савыт-саба, фиточәй тәкъдим ителгән иде.

"Төбәккә килгәч урманга эчкерсез мөнәсәбәт булуын күрү – бик сөендерә. Татарстанда Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән урман тармагы бик яхшы үсеш ала, аның әтисе атаклы урманчы булган. Сезнең урман – ышанычлы кулларда", – дип билгеләде Иван Валентик.

Күргәзмә кысаларында Иннополис Университеты экспозициясе дә бар иде. Урман тармагы белгечләре өчен галәм сурәтләре буенча Татарстанның урман фондын мониторинглау һәм тикшерүдә тотуның геомәгълүмат сервисы прототибы ("Татарстан Республикасының цифрлы моделе" проекты кысаларында) күрсәтелде. Бүгенге көндә 58 890 гектар мәйданлы Зәй урманчылыгы мисалында диләнкеләрне аерып чыгару чикләре билгеләнгән 1456 объект, 406 урман патологиясе һәм көек объектлары, бүтән объектлар цифрлаштырылган.

Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре каршысында сәламләү сүзләре белән чыгыш ясаган А.В.Песошин болай дип билгеләде: "Урман хуҗалыгында һәрчакта да үз эшенә фидакарьләрчә бирелгән кешеләр эшләде һәм эшли. Урман тармагындагы һәр хезмәтчән яхшы сүзгә һәм ихтирамга лаек. Республикадагы экологик вәзгыятьне яхшырту өчен сез бик күп көч түгәсез, мәхәббәт һәм кайгырту белдерәсез. Шуңа күрә дә урманчыларны тулы хокуклы рәвештә киләчәк сакчылары дип атарга мөмкин", – диде Татарстан Премьер-министры.

Шуннан соң Алексей Песошин урман хуҗалыгының алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә республика урман хуҗалыгын үстерүдәге казанышлары һәм күп еллык уңышлы хезмәте өчен "Татарстан Республикасының атказанган урманчысы" мактаулы исеме бирелде:

Галиуллин Равил Гани улына – "Идел буе урманчылыгы" ДКУ Чулпан кишәрлеге урманчылыгының кишәрлек урманчысы;

Сафин Дамир Нурлыгата улына – "Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" ДБУ инженер-механигы;

Профессиональ эшчәнлектәге казанышлар һәм республика урман хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеш өчен "Татарстан Республикасының атказанган юристы" мактаулы исеме бирелде:

Зайцева Марина Вячеславовнага – юридик бүлек башлыгы;

Республика урман тармагында транспорт хезмәте күрсәтүне тәэмин итүдәге казанышлар һәм күп еллык намуслы хезмәт өчен "Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре" мактаулы исеме бирелде:

Галәветдинов Габбас Абдулла улына – "Татарстан урман-янгын үзәге" ДБУ 3 нче типлы янгын-химия станциясе машина йөртүчесе;

Татарстан Республикасы Президенты боерыгы нигезендә күп еллык нәтиҗәле хезмәт һәм Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы үсешенә керткән зур өлеш өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте белдерелде:

Гуськов Евгений Александровичка – Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе.

Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы Мактау грамотасы бирелде:

Мусин Харис Гайнетдин улына – "Казан дәүләт аграр университеты" югары белем бирүче федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы профессоры;

"Россиянең урман байлыкларын саклаган һәм арттырган өчен" ведомство аермалык тамгасы – "Яшел Үзән урманчылыгы" ДКУ Яшел Үзән кишәрлеге урманчылыгы урман мастерына;

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының Мактау грамотасы бирелде:

Рәхимҗанов Марс Тәлгат улына – "Чирмешән урманчылыгы" ДКУ кишәрлек урманчысы.

Рәхмәтуллин Илдус Хәйдәр улына – "Саба урман хуҗалыгы" ҖЧҖ агач эшкәртү комплексының дизельле төягеч йөртүчесе;

Хәмидуллин Җәүдәт Яхъя улы – "Әлки урманчылыгы" ДКУ Юхмачы кишәрлеге урманчылыгының кишәрлек урманчысы.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы бирелде:

Гарифуллин Руслан Наил улына – "Лаеш урман хуҗалыгы" ДБУ директоры, Кузьмина Татьяна Петровнага – "Биләр урман хуҗалыгы" ДБУ баш бухгалтеры, Мәгъсумов Фәнил Рәкыйп улына – "Арча урманчылыгы" ДКУ Тукай кишәрлеге урманчылыгында кишәрлек урманчысы.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы Рәхмәт хаты белән дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре бүлегенең әйдәп баручы консультанты Зыятдинова Эльвира Вәккас кызы бүләкләнде.  

Азактан Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен тагын бер кат профессиональ бәйрәмнәре белән котлады, фәкать урманчылар тырышлыгы белән урман байлыкларын саклау һәм арттыру мөмкинлеге булуы турында ассызыклады.

 "Мин ышанам, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәмендә без урман мәйданнарын, агач эшкәртү комплексының нәтиҗәлелеген арттыру, урман хуҗалыгында эшләүченең абруен күтәрү буенча иң яхшы идеяләрне тормышка ашырырбыз", – дип билгеләде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International