"Ютазы УББМ" МБМУ "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгы "Юмарт сишәмбе" хәйрия акциясенә кушылды

2018 елның 23 ноябре, җомга

"Ютазы УББМ" МБМУ "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгы "Юмарт сишәмбе" хәйрия акциясенә кушылды. Берләшмәдә катнашучылар Ютазы авыл балалар китапханәсе өчен китаплар җыюны оештырды. Барлыгы 20 артык китап тапшырылды.

"Яшел патруль" мәктәп урманчылыгы әгъзалары шулай ук ТР "Бөгелмә урманчылыгы" ДКУ һәм ТР "Бөгелмә урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре өчен тамашалар әзерләгән иде. Хәйрия акциясе йомгаклары буенча иң актив балаларга истәлекле дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Аларны ТР "Бөгелмә урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Гөлнара Мөхәммәтханова тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International