ТР "Тәтеш урманчылыгы" ДКУ һәм ТР "Тәтеш урман хуҗалыгы" ДБУ белгечләре быелның ноябрендә 100 га артык мәйданда ликвид булмаган агач материалын җыештыру буенча эшләр уздырды. ТР "Тәтеш урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Юрий Малькин сүзләренчә, эшләр Тәтеш һәм Кама Тамагы муниципаль районнарында Тәтеш, Тархан, Ырым һәм Келәр кишәрлеге урманчылыклары территорияләрендә уздырылган.
"Тәтеш һәм Тархан урманчылыкларында тагын 25 гектарны җыештырасы калды, - дип өстәде Юрий Малькин. - Эшләр тулы куәтенә бара, бүген 13 кеше тырышлык күрсәтә".