Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Яшел Үзәндәге "Идел буе фанера-мебель комбинаты" ҖЧҖ эше белән танышты. Министрны "Яшел Үзән фанера заводы" ГАҖ һәм "ПФМК" ҖЧҖ директорлар советы рәисе Александр Когогин, "ПФМК" ҖЧҖ генераль директоры Александр Панчев һ.б. озата йөрде.
Равил Кузюров комбинаттагы эш цехларын, шулай ук әзер продукцияне саклау урыннарын карады.
Белешмә өчен. Идел буе фанера-мебель комбинатына 1929 елда нигез салына. Предприятиедә чыгарыла торган продукция ISO 9001 стандарты таләпләренә җавап бирә. Комбинат эшчәнлегендә төп юнәлешләр: фанера, мебель, юнылган һәм кабыгыннан әрчелгән шпон җитештерү, ябыштырылган шпоннан бөгеп ябыштырылган мебель комплектларын күпләп һәм вак серияләп җитештерү хезмәтләрен күрсәтү һ.б.
Җитештерелә торган продукциянең 70%ыннан артыгы дөнья базарына экспортлана. Даими сатып алучылар булып БДБ, АКШ, Германия, Польша, Дания, Словения, Италия, Мисыр, Венгрия һ.б. илләрнең компанияләре тора.