Бүген "Татарстан Республикасы учреждениеләре һәм предприятиеләре архивлары эшен оештыру" киңәшмәсе кысаларында "Иң яхшы коммерциясез оешма һәм гавами хакимият органы архивы" һәм "Иң яхшы коммерциясез оешма архивы" конкурсларында җиңүчеләргә грантлар бирү турында тантаналы рәвештә кул куелды. Казан шәһәренең "Биләр Палас" отеле конференц-залында узган чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова һ.б. катнашты.
Исегезгә төшерик, "Иң яхшы коммерциясез оешма һәм гавами хакимият органы архивы" конкурсы нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы архивына беренче урын бирелде.
Килешүгә кул куелганнан соң ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров оештыручыларга конкурсны уздырган өчен рәхмәт белдерде. "Мондый конкурста беренче булу - безнең өчен зур мәртәбә, - дип билгеләде министр. - Узган елларда документларны архивлаштыру эшенә без зур игътибар биреп килдек. Хәзер алынган грант ярдәмендә без архив эшен цифрлаштыруга күчәчәкбез".