ТР "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ Красный Бор кишәрлеге урманчылыгы белгечләре "Красный Бор УГББМ" МБМУ "Экоборцы" мәктәп урманчылыгы әгъзалары өчен "Урман дәресе" уздырды.
Кишәрлек урманчысы Николай Мурнов укучыларны Татарстанның урман хуҗалыгы белән таныштырды, урман ресурсларының һәм урманнарны саклау һәм торгызу буенча уздырыла торган эшләрнең әһәмияте турында сөйләде. Балалар шулай ук урманнарда яшәүче хайваннар һәм үсемлекләр белән хайваннар дөньясының үзара бәйләнеше турында да белде.
Николай Мурнов кышкы чорда кошларны ашатуга аеруча зур игътибар юнәлтте. Ул балаларны әлеге кызыклы эштә актив катнашырга чакырды.