2019 елда Россия Федерациясе Урман кодексын камилләштерүгә юнәлдерелгән берничә закон үз көченә керәчәк

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

2019 елда Россия Федерациясендә Урман кодексын камилләштерүгә юнәлдерелгән берничә закон үз көченә керәчәк.

Асылда, 1 гыйнварда "Россия Федерациясе Урман кодексына һәм урманнарны торгызуны һәм урман үрчетүне камилләштерү өлешендә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2018 елның 19 июлендәге 212-ФЗ номерлы федераль закон үз көченә керә, әлеге документ компенсацияле урман торгызу кебек Россия урманнарын комплекслы саклауга юнәлдерелгән урманнардан заманча файдалануның әһәмиятле аспектына кагыла. Законда урман утыртмаларын кисү юлы белән урманнардан файдаланучы затлар даирәсе киңәйтелә. Хәзер аларга урманнарны торгызу җаваплылыгы йөкләнә.

Законда шулай ук урманнарны торгызу һәм урман үрчетү өлкәсендәге Россия Федерациясе законнары да камилләштерелә, ябык тамыр системалы кәлшәләрне файдалануга игътибар ясала, андыйларның урманда үсеп китү дәрәҗәсе югары, шул рәвешле "2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясен үстерүнең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында" РФ Президенты Указына ярашлы рәвештә урманнарны саклау мәсьәләләре, шул исәптән аларны торгызу нигезендә, тәэмин ителә.

Агачлар ел дәвамында кайсы төбәктә киселгән булса, шунда ук утыртылырга да тиеш. Барыннан элек таләпләр җир асты байлыкларын геологик өйрәнү, файдалы казылма ятмаларын эшкәртү һәм линияле объектлар төзү буенча эшләр башкаруга бәйле проектларга кагылачак.

2019 елның 1 июленнән "Россия Федерациясе Урман кодексына һәм урман фонды җирләрендә һәм бүтән категория җирләрендә урманнарны саклауны тәэмин итүгә бәйле мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салуны камилләштерү өлешендә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2018 елның 27 декабрендәге 538-ФЗ номерлы федераль закон эшли башлаячак.

Закон Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсен үтәү максатында әзерләнгән һәм яклаучы урманнарның һәм махсус якланучы урман кишәрлекләренең хокукый статусын һәм режимын комплекслы җайга салуны күздә тота, шулай ук урманнарны тоташ кисүдә катгый чикләмәләр кертә.

Исегезгә төшерик, махсус сакланучы табигать территорияләрендә һәм су саклау зоналарында урнашкан биләмәләр, табигать һәм бүтән объектларны яклау вазыйфасын үтәүче агачлар, кыйммәтле агач токымнары булган урманнар һәм шәһәр урманнары яклаучы урманнарга керә.

Шулай ук 1 гынвардан башлап "Россия Федерациясе Урман кодексының 32 статьясына үзгәреш кертү турында" 2018 елның 18 апрелендәге 77-ФЗ номерлы федераль закон да үз көченә керде, ул гражданнарга шәхси ихтыяҗлары өчен урманнардагы коры-сарыны ирекле һәм түләүсез җыю хокукын бирә. Закон нормалары урыннарда төбәк төзәтмәләре белән җайга салына.

"Коры-сары" термины каты җил, буран яки шактый яуган кар нәтиҗәсендә җиргә төшкән коры ботаклар яки агач кәүсәләре дигәнне аңлата. Шул рәвешле, коры-сары агач булмаган чыганакка тиңләштерелә, андыйларга гөмбәләр, җиләкләр, түмәрләр, агач һәм куак кайрылары, чыбык-чабык, мүк, камыш һ.б. керә.

2019 елның 1 июненнән башлап "Россия Федерациясе Урман кодексына һәм урман кишәрлекләрен түләүсез файдалануга тапшыру тәртибен камилләштерү өлешендә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2018 елның 18 декабрендәге 471-ФЗ номерлы федераль закон үз көченә керәчәк, ул 5 елга төзелә торган бертип шартнамә төшенчәсен билгели. Россия Федерациясе Урман кодексына урман кишәрлекләреннән түләүсез файдалану шартнамәсен төзү тәртибен регламентлый торган, шулай ук түләүсез файдалану буенча бертип шартнамә төшенчәсен билгели торган берничә статья өстәләчәк, мондый шартнамә Россиянең Табигать министрлыгы тарафыннан урманнардан файдалануның һәр төре өчен расланган булырга тиеш һәм анда урманнарны саклау, яклау һәм торгызу буенча чаралар чагылдырыла.

Моннан тыш, закон "вакытлы корылма" төшенчәсен "капиталь булмаган төзелмәләр, корылмалар" төшенчәсенә алмаштыра. Бу хәл хәзерге законнарда "вакытлы корылма" билгеләмәсенең булмавына бәйле, ә Россия Федерациясенең Шәһәр төзелеше кодексында "капиталь булмаган төзелмә" төшенчәсенә тәгаен билгеләмә бирелә. Әлеге яңалык файдалануга тапшырылган урман кишәрлекләрендә капиталь булмаган төзелмәләрне торгызуның хокуклы булу-булмавын тикшереп тору мөмкинлеген бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International