2019 елда Татарстанда 2.4 мең гектардан артык мәйданда урман торгызу эшләрен үткәрү планлаштырыла

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2019 елда Татарстан Республикасында "Урманнарны торгызу" ярдәмче программасын тормышка ашыру кысаларында 2470,8 гектар мәйданда эшләр уздыру планлаштырыла. Эшләр барышында 1729,3 га мәйданга урман культуралары утыртылачак, 542 гектарда табигый торгызуга ярдәм итү чаралары, 165,7 гектарда - урман үрчетү, 33,8 гектарда катнаш урман торгызу эшләре башкарылачак.

Урман культураларын агротехник тәрбияләү эшләре 17901,3 гектар мәйданда башкарылачак, язгы-көзге чорда аларны ишәйтү буенча 5050 гектарда чаралар гамәлгә ашырылачак.

Билгеләп үтәргә кирәк, әлеге эшләрне уздыру өчен узган елда республиканың урман хуҗалыкларында төп урман хасил итүче токымнарның 48 тоннадан артык орлыгы әзерләнгән һәм урман питомникларында 30,3 млн данәдән артык стандарт утырту материалы үстерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International