8 февраль көнне Татарстанга РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик киләчәк

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

Иртәгә, 8 февраль көнне, Татарстан Республикасына РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик эш сәфәре белән киләчәк.

Эшлекле сәфәр кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу планлаштырыла. Яклар урман ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану һәм тармакны модернизацияләү өлкәсендәге хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләшәчәк.

Иван Валентик шулай ук Биектау муниципаль районының Биектау авылындагы 3 нче типлы янгын-химия станциясен дә караячак, ТР "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ һәм ТР "Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" ДБУ коллективы белән очрашачак һәм Казан рыштуасында "Идел буе федераль округы субъектлары тарафыннан урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә тапшырылган Россия Федерациясе вәкаләтләре үтәлүнең нәтиҗәлелеге: 2018 ел йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар" темасына киңәшмә уздырачак. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һ.б. катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International