Аксубай поселогының А.А.Гуляев исемендәге скверда "Уяну" ("Пробуждение") район экология фестивале узды

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Кичә, 17 сентябрьдә, шәһәр тибындагы Аксубай поселогында ТАССРның беренче урман хуҗалыгы министры А.А.Гуляев исемендәге скверда "Уяну" ("Пробуждение") район экология фестивале узды. Әлеге чара Аксубай үзәк китапханәсе оешуга 100 ел тулуга багышланган иде.

Экофестивальгә килүчеләр районның гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары ясаган рәсемнәр һәм эшләнмәләр күргәзмәсен карап, җылы чәйдән авыз итеп, камыр ризыклары һәм бал белән сыйлана алды. Шулай ук бәйрәм кысаларында табигый материаллардан әйберләр ясау, агачка рәсем ясау, төрле уеннар, конкурслар һ.б. буенча мастер-класслар да оештырылды. Әлеге чара районның иҗат коллективлары катнашында бай мәдәни-күңел ачу программасы белән үрелеп барды.

Аксубай үзәк китапханәсе хезмәткәрләрен һәм анда укучыларны юбилей белән муниципаль район башлыгы Камил Гыйльманов, "Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге" ДБУ директоры Алсу Мифтахова, ТР "Аксубай урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе башлыгы Рафис Әхмәтҗанов һәм башкалар котлады. Шуның белән бергә Андрей Ильмухин кул эшләнмәләре конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр – зәңгәр чыршы үсентеләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International