26 нчы февральдә Лубянда "Урман чаңгы юлы – 2020" кышкы спартакиадасы узачак

25 февраль 2020 ел., сишәмбе

2020 елның 26 нчы февралендә Кукмара муниципаль районының Лубян авылында Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган "Урман чаңгы юлы – 2020" кышкы спартакиадасы узачак. Чараны ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының башлангыч һөнәри берлек оешмасы һәм "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ оештыра.

Ярышларда Министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләр,  "Рослесинфорг" ФДБУ Казан филиалы, "ВНИИЛМ" ФДБУ филиалы –  Көнчыгыш-Европа Урман сынау станциясе, "Рослесозащита" ФБУ филиалы –  Татарстан Республикасы Урманнарын яклау үзәге, "Урман транспорт  компаниясе" АҖ, КДАУ урман хуҗалыгы һәм экология факультеты командалары  һ.б. катнашачак. Чарага 200дән артык кеше җыелыр дип көтелә. Чарага 200дән артык кеше җыелыр дип көтелә.

Иң яхшы чаңгычыларны түбәндәге яшь категорияләрендә билгеләячәкләр: "балалар узышы", "16-25 яшьлек яшүсмерләр, студентлар һәм укучылар", "16-25 яшьлек кызлар, студентлар һәм укучылар", "18-35 яшьлек ир-атлар", "18-35 яшьлек хатын-кызлар", "35 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ир-атлар" һәм "35 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге хатын-кызлар". Ир-атларга – 2,5 км, ә хатын-кызларга 1,5 км дистанцияне узарга кирәк булачак. Чаңгыга ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев һәм Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов басар дип көтелә.

Шулай ук бу көнне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган хәрби-гамәли спорт төрләре буенча ярышлар да үткәреләчәк. Ярышларда катнашучыларга үзләренең хәрби исемнәр буенча белемнәрен күрсәтергә, җиргә ориентлашу, граната ыргыту, сугыш кирәк-яракларын күчерү, "яралыларны" күчерү һ.б. буенча биремнәр үтәргә кирәк булачак.

Чара Кукмара муниципаль районының иҗат коллективлары катнашында концерт-музыкаль программа белән үрелеп барачак. Моннан тыш, бәйрәм кысаларында Татарстан Республикасы урманчылыклары һәм урман хуҗалыклары продукциясеннән күргәзмә дә оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International