Равил Кузюров урманнан файдалану өлкәсендә законлылык мәсьәләләре буенча утырышта доклад белән чыгыш ясады

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Идел төбәкара табигатьне саклау прокуратурасы һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасының урманнан файдалану өлкәсендә законлылык торышы мәсьәләләре буенча уртак утырышында доклад белән чыгыш ясады. Видеоконференция режимында узган киңәшмәдә Идел төбәкара табигать саклау прокуроры Вениамин Селифанов, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Фаяз Шакиров, Росприроднадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, шәһәрләр, районнар прокурорлары һәм аларга тиңләштерелгән махсус прокурорлар катнашты.

Үзенең чыгышында Равил Кузюров утырышта катнашучыларны ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман законнарын бозуларны ачыклау һәм кисәтү өлкәсендәге эшчәнлеге белән таныштырды. Аерым алганда, ул хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 5 аенда дәүләт урман инспекторлары республиканың урман фонды җирләренә 6,8 мең патрульлек үткәргән. «Кылынган хокук бозулар өчен 143 зат административ җаваплылыкка тартылды, кисәтү рәвешендә җәза билгеләү турында – 13, административ штраф рәвешендә 369,5 мең сумлык 130 карар чыгарылды, – диде Равил Кузюров. – Урманнарда санитар һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, урман кишәрлекләреннән файдаланучыларның килешү шартларын бозуы аеруча еш очрый торган хокук бозулар булды».

Министр шулай ук Татарстан Республикасында агачны законсыз әзерләүне, транспортлауны, эшкәртүне, сатуны һәм экспортлауны кисәтү һәм булдырмау мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия эшенә һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча гамәлгә ашырыла торган чараларга да тукталды. «2019 елда, 2010 ел белән чагыштырганда, урман утыртмаларын законсыз кисү очраклары – 40,4%ка, законсыз әзерләнгән агач күләме 54%ка кимегән. Шулай ук урман законнарын бозу нәтиҗәсендә урманнарга китерелгән зыянны түләттерү дәрәҗәсе дә арткан. Гомумән алганда, агач әзерләү һәм аның әйләнеше өлкәсендә урман тармагын декриминальләштерү тенденциясе күзәтелә», – диде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International