Министрлыкта «Төп утыртмаларда тотрыклы урман хуҗалыгы алып бару концепциясен эшләү» дигән Татарстан-алман проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2020 елның 19 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Министрлык хезмәткәрләренең Дрезден Техник университеты (Германия Федератив Республикасы) вәкилләре белән видеоконференция режимында эшлекле очрашуы узды. Анда урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, «ВНИИЛМ» ФБУ «Көнчыгыш-Европа УСС» филиалы директоры Федор Ильин, университеттан профессорлар Юрген Преч, Свен Вагнер, Альбрехт Бемманн, докторлар Вольфрам Шайдинг, Экхард Аух, Анна Моосманн һ.б. катнашты.

Киңәшмә барышында «Төп утыртмаларда тотрыклы урман хуҗалыгы алып бару концепциясен эшләү һәм аларны Татарстан Республикасында куллану» дигән «ASTAT» яңа уртак фәнни-тикшеренү проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды. Очрашуда катнашучылар барлыкка килгән санитар-эпидемиологик хәл шартларында проектны гамәлгә ашыру этаплары, төп үсентеләрне үстерү, аларны карау, продуктивлылыгын арттыру, усак эшкәртүне оештыру мөмкинлекләре һәм башкалар турында фикер алышты.

Шулай ук республиканың урман фонды территориясендә агымдагы елның август аенда төп үсентеләрне тикшерү турында карар да кабул ителде.

Исегезгә төшерик, быел, пандемия башланганчы, Дрезден Техник университеты делегациясе Татарстан Республикасына эш визиты белән килгән иде. Университет хезмәткәрләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында булдылар, Алексеевск һәм Нурлат муниципаль районнарындагы үсентеләрнең торышын бәяләде, шулай ук ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгенең эше белән дә таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International