ТР Урманнарны яклау үзәгендә 2020 елның 2 нче кварталында урманнарны яңадан торгызуга дәүләт мониторингы эшенә йомгак ясалды

2020 елның 30 июне, сишәмбе

2020 елның икенче кварталында «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге хезмәткәрләре Шәһәр яны һәм Бөгелмә урманчылыклары урман фонды җирләрендә урманнарны яңадан торгызу буенча дәүләт мониторингы кысаларында урман утыртмаларының характеристикаларын бәяләү эшләрен үткәргән. Тикшерү барлыгы 73,4 га мәйданда башкарылган.

2017-2018 елларда табигать процесслары аркасында табигый урман торгызу гамәлгә ашырылган, шулай ук урманнарны яңадан торгызу эшләре үткәрелгән, урман урнашкан җирләргә кертелгән кишәрлекләр тикшеренү объектларына әверелгән. Эш барышында норматив документлар таләпләре нигезендә сынау мәйданнары ясалган, анда утыртмаларның саны, сыйфаты һәм токым составы билгеләнгән, шулай ук әлеге күрсәткечләрнең урман торгызу кагыйдәләренә туры килү-килмәве ачыкланган.

Филиал белгечләре тарафыннан, җирне дистанцион зондлау (ДЗЗ) технологияләрен кулланып, Идел буе һәм Тәтеш урманчылыклары урман фонды җирләрендә урман утыртмалары булмаган һәм урманнарны торгызу таләп ителгән җирләрне ачыклау (инвентарьлаштыру) эшләре дә уздырылган. Гомуми 55,4 гектарлы мәйданда 42 кишәрлектә ДЗЗ материаллары шифрларын ачыклау нәтиҗәләренә җир өсте верификациясе башкарылган.

Урманнарны яңадан торгызуга дәүләт мониторингы эшләре 2020 елның вегетация чорында дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International