Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров республиканың Мамадыш районында булды

2020 елның 19 августы, чәршәмбе

Бүген урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мамадыш муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды. Анда ул ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең эшчәнлеге белән танышты.

Килеп җитү белән Равил Кузюров «Мамадыш урманчылыгы» ДКУ административ бинасын карады, базислы урман питомнигында булды һәм ТР «Мамадыш урманчылыгы» ДКУ һәм «Мамадыш урман хуҗалыгы» ДБУ коллективлары белән очрашты. Очрашу кысаларында 2020 елның 1 нче яртыеллыгында башкарылган эшләргә йомгак ясалды һәм киләсе чорга бурычлар билгеләнде.

Алга таба министр район башлыгы Анатолий Иванов белән бергә «Кама урман хуҗалыгы» ДБУ җитештерү участогын карады. Карау барышында «Кама урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Альберт Шамилов һәм «Кама урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Фәрит Мөгминов аңлатмалар биреп барды.

Эшлекле сәфәр ахырында Равил Кузюров ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре катнашында Мамадыш районы Җәнлек совхозы урта мәктәбе базасында җыелыш үткәрде. Чара барышында Кама урманчылыгы территориясендә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган чараларның нәтиҗәләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International