Август һәм сентябрь айларында Татарстан Республикасында экологик бәйрәмнәр узачак

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының «Чиста булачак» яшьләр төбәк иҗтимагый оешмасы активистлары үткәрә торган экологик бәйрәмнәр программасы билгеләнгән. Әлеге проект ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән Россия Федерациясе Президенты грантын кулланып гамәлгә ашырыла.

Беренче бәйрәм инде бу шимбәдә – 22 август көнне Болгар шәһәрендәге «Рабига күле»ндә узачак. Алга таба, 29 августта – Зеленодольск шәһәрендә («Родина» паркы), 5 сентябрьдә – Буа шәһәрендә һәм 13 сентябрьдә – Арча шәһәрендә.

Чараларда төрле форматтагы интерактив мәйданчыклар эшләячәк – бу лекторийлар, мастер-класслар, уеннар һәм конкурслар. Рәсем ясау, эко-букчалар бизәкләү һәм икенчел чималдан кул эшләнмәләре ясау мәйданчыклары, шулай ук призлар һәм бүләкләр уйнатыла торган квест-уен оештырылачак.

Моннан тыш, бәйрәм кысаларында катнашучылар макулатура һәм пластик тапшыра алачак, алар икенчел чималны кабул итүнең махсус пунктларына тапшырылачак, шулай ук хайваннар өчен приютлардан азык җыюда да катнашырга мөмкин булачак. Шулай ук дармарка да – яхшы әйберләр базары эшләячәк, анда кирәк булмаган әйберләрне калдырып, аларның кемгә дә булса файдасы тияргә мөмкин.

Экологик бәйрәмнәр турында тулырак мәгълүматны түбәндәге адрес буенча алырга мөмкин:https://budetchisto.tatar/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International