ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы агач материалын һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алу турындгы урман законнары таләпләре турында искәртә

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

2015 елдан Россия Федерациясендә ЛесЕГАИС системасы эшли башлады. Әлеге система агач материалын һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алу, шулай ук тапшырылган мәгълүматны анализлау һәм алынган белешмәләрне тикшереп тору өчен билгеләнгән.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы искәртеп узганча, агач материалы белән алыш-бирешләр турындагы декларацияләрне тапшырмау яки үз вакытында тапшырмау, шулай ук агач материалын сату-алу турындагы декларациядә ялган мәгълүмат тапшыру вазыйфаи затларга – 5 мең сумнан 20 мең сумга кадәр, юридик зат оештырмыйча эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче затларга – 7 мең сумнан 25 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 мең сумнан 200 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Агач материалын исәпкә алу тәртибен бозу вазыйфаи затларга – 25 мең сумнан 35 мең сумга кадәр, юридик затларга – 200 мең сумнан 400 мең сумга кадәр, агач материалын зарури маркалау өлешендә урман законнары таләпләрен бозу вазыйфаи затларга – агачны конфискацияләп яки ансыз гына, 30 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга – агачны конфискацияләп яки ансыз гына, 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

Агач материалын урман законнарында билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән рөхсәт документларыннан тыш транспорт белән күчерү вазыйфаи затларга, агач материалын һәм (яки) административ хокук бозу коралы булган транспорт чараларын конфискацияләп яки аннан башка, 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр; юридик затларга карата, агач материалын һәм (яки) административ хокук бозу коралы булган транспорт чараларын конфискацияләп яки аннан башка гына, 500 мең сумнан алып 700 мең сумга кадәр административ штраф салынуга сәбәп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International