Хөрмәтле хезмәттәшләр,
хөрмәтле Татарстан Республикасы урман комплексы ветераннары!
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үземнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Урман хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!
Урман – ул табигатьнең төп байлыгы һәм үзенә карата сакчыл караш таләп итә торган илкүләм хәзинә. Әйләнә-тирә мохитнең бер өлеше буларак, урманнар су саклау, яклау, икътисадый һәм социаль функцияләр кебек мөһим вазыйфаларны башкаралар һәм илебезнең экологик куркынычсызлыгын тәэмин итәләр.
Утыртылган һәр агач, орлык әзерләү, үсенте җиткерү, аны утырту һәм алга таба агротехник тәрбия үткәрү кебек эшләрдән башлап, бик зур хезмәт куюны таләп итә. Урманчы – ул һөнәр түгел, ә җан халәте, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Урман тармагында фәкать олы йөрәкле, урманны ихлас ярата торган һәм урманны кайгыртып яшәүче кешеләр генә эшли ала.
Бу ел барыбыз өчен дә җиңел генә булмады. Әмма югары профессиональлек, җаваплылык һәм уртак эшкә бирелгәнлек аркасында без куелган барлык бурычларны да уңышлы гына үти алабыз.
Агымдагы елда без «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектындагы төп максатына ирешеп, урманнарны киметү һәм торгызу нисбәтен 100% дәрәҗәсендә тәэмин итә алдык, янгын чыгу хәтәре янаган чорны гадәттән тыш хәлләрдән башка гына уздырып җибәрдек, Татарстан Республикасы урман комплексын цифрлаштыру юлында беренче адымнар ясалды. Урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы буенча дәүләт йөкләмәсендә каралган башка эшләр дә уңышлы башкарылды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән быел Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең биналарына капиталь ремонт ясау программасы гамәлгә ашырыла башлады, яшь белгечләргә ярдәм итү чаралары үз көченә керде һәм тармак хезмәткәрләренең хезмәт хакы шактый арттырылды.
Бу бәйрәм көнендә мин сезгә нәтиҗәле, фидакарь хезмәтегез һәм Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерүгә керткән өлешегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Тармакка ныклы нигез салган тармак ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә.
Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм башлаган барлык эшләрегездә уңышлар телим! Бәйрәм белән!
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Р.Ә. Кузюров