Республикада «Урманны саклыйк!» Бөтенроссия акциясе кысаларында агач утырту эше дәвам итә

2020 елның 19 октябре, дүшәмбе

Югары Ослан муниципаль районының Югары Ослан авылында «Урманны саклыйк!» Бөтенроссия акциясе кысаларында Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан һәм «Әниләр аллеясы» скверына нигез салынган. Чараларда «Идел буе урманчылыгы» ДКУ, «Идел буе урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре, район башкарма комитеты, учреждениеләр, оешмалар һәм предприятиеләр вәкилләре катнашкан. Алар көче белән барлыгы 4,7 мең данә имән, нарат, карагай, миләш һәм юкә үсентесе утыртылган.

«Әниләр аллеясы» булдыру идеясе күптән бар иде. Анда агач утырту өчен миләш һәм юкә кебек токымнар сайлап алынды, – дип билгеләп үтте Татар хатын-кызларының «Ак калфак» бөтендөнья иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчә җитәкчесе Әлфия Минһаҗева. – Элек-электән миләш агачы – гаилә бәхете, көчле һәм тугры мәхәббәт, ә юкә агачы хатын-кызлар өчен гүзәллек, йомшаклык һәм наз символы булып саналган».

Агач утырту эшләре Биектау муниципаль районының Биектау авылында «Казан аръягы» паркы территориясендә дә үткәрелгән. Акциядә Татарстан Республикасы Югары суды хезмәткәрләре катнашкан.

Исегезгә төшерәбез, «Урманны саклыйк!» Бөтенроссия акциясе 2020 елның 26 августында башланды. Аның максаты – 40 млн. агач утырту. Акция РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте, Гомумроссия халык фронты («ГХФ яшьләре») ярдәме белән үткәрелә.

Татарстан Республикасында «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясе кысаларында барлыгы 300 гектардан артык мәйданда 1,2 млн. данәдән артык үсенте утыртылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International