Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2020 елның 3 нче кварталында федераль дәүләт урман күзәтчелеге (урман сагы) өлкәсендә хокук куллану практикасы нәтиҗәләре турында гавами фикер алышу булды. Чара конференция режимында Zoom платформасы базасында үткәрелде.
Утырышта урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, урманчылыклардагы җитәкче-урманчылар, урман хуҗалыклары директорлары һ.б. катнашты.
Чарада төп доклад белән Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 16 октябренә республиканың дәүләт урман инспекторлары 16,7 мең контроль-күзәтчелек чараласы үткәргән һәм урман законнары бозылуның 272 очрагы ачыкланган. Урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу аеруча киң таралган хокук бозу очраклары булып кала.
«Хәзерге вакытта Татарстанда ведомствоара «Лесовоз» оператив-профилактика чарасы бара, – дип билгеләп үтте Айрат Әхмәров. – Операция кысаларында 5 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр 54 рейд үткәрелде, агач материалы төягән 91 транспорт чарасы туктатып тикшерелде. Рейд нәтиҗәләре буенча урман законнарын бозу очраклары ачыкланмады».
Моннан тыш, нотыкчы Татарстан Республикасында агач материалларын законсыз әзерләүне, транспортлауны, эшкәртүне, сатуны һәм экспортлауны кисәтү һәм чикләү, 2021 елга юридик затларны һәм шәхси эшкуарларны тикшерү планын әзерләү һәм Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге белгечләре тарафыннан гражданнарның гаризаларын һәм мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләренә тукталды.
«Урманчылыкларның дәүләт урман инспекторларына урман законнарын бозу очракларын ачыклау һәм кисәтү эшен көчәйтергә, шулай ук «Аверс: урман фондына идарә итү» урман комплексын исәпкә алу буенча мәгълүмат системасына мәгълүматлар кертү өлешендә эшне көчәйтергә кирәк», – дип ассызыклады Айрат Әхмәров.
Алга таба, утырыш барышында урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге законнарда билгеләнгән зарури таләпләрнең кече һәм урта эшкуарлык субъектлары вәкилләре тарафыннан, урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләре нигезендә бирелгән диләнкеләрдә гражданнар тарафыннан бозуның бертөр очраклары каралды.
Утырыш ахырында федераль дәүләт урман күзәтчелеге өлкәсендә хокук куллану практикасы нәтиҗәләре һәм аның нәтиҗәлелеген арттыру мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.