Түбән Кама урманчылыгының урманнарны торгызу буенча инженеры мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәргән

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Урман тармагы белгечләре республиканың мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балалар белән актив эш алып бара. Шулай итеп, кичә, 28 октябрьдә, ТР «Түбән Кама урманчылыгы» ДКУ урманнарны торгызу буенча инженеры Рәшит Әхәтов Түбән Кама муниципаль районының 21 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Урман дуслары» берләшмәсендә катнашучы балалар өчен дәрес үткәргән.

Дәрес барышында Рәшит Әхәтов укучыларга урман, аның мөһим экологик, икътисадый һәм социаль функцияләре, «Түбән Кама урманчылыгы» ДКУ һәм «Түбән Кама урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләгән. Моның белән беррәттән, инженер урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләренә дә җентекләп тукталган.

Шулай ук очрашу кысаларында укучылар II типтагы урман янгыннары станциясенең эше һәм кырмыскалыкларны киртәләү мөһимлеге турында да белгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International