Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында аппарат киңәшмәсе узды

2020 елның 30 октябре, җомга

Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе узды, анда 2020 елның 10 ае эшенә йомгак ясалды һәм киләсе чорга бурычлар билгеләнде. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Чарада министр урынбасарлары, эшләр идарәчесе, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар министрга Татарстан Республикасында башкарылган урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре, федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру барышы, дәүләт телләре турында Татарстан Республикасы законнарын үтәү, Татарстан Республикасы урман фондының геомәгълүмат системасын гамәлгә кертү процессы һәм башкалар турында сөйләде.

Аерым алганда, министрга ел башыннан алып республиканың дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урманнарда 17.1 меңнән артык патрульлек уздырылганлыгы һәм административ хокук бозулар турында 728 беркетмә төзелгәнлеге турында җиткерелде. Урманнарда санитар һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм урман кишәрлекләреннән файдаланучыларның килешү шартларын бозуы иң еш очрый торган хокук бозу очраклары булып тора.

Пандемия булуга карамастан, урман тармагы белгечләре Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерүгә аерым игътибар бирә. Шулай итеп, соңгы елда аларның саны 42гә арткан һәм 110 булган, ә барлыгы хәрәкәт 1550 артык кешене берләштерә.

Чыгышларны тыңлап, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Министрлык хезмәткәрләренә контроль-күзәтчелек чаралары үткәрүгә, хисаплылык документларын тапшыруга, урман комплексын киләчәктә цифрлаштыруга бәйле берничә йөкләмә бирде.

«Урман законнарын бозу очракларын ачыклау һәм кисәтү буенча контрольне көчәйтергә кирәк. Бу бигрәк тә урман кишәрлекләрен арендалаучы затлар эшчәнлегенә кагыла», – дип нәтиҗә ясады министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International