Министрлыкта дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтү мөмкинлекләре каралды

2020 елның 30 октябре, җомга

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Министрлык тарафыннан электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре күрсәтү механизмын эшләүгә кагылышлы киңәшмә узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Радик Гыйсмәтов, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмәне ачып, Илгизәр Зарипов, Министрлык алдында агымдагы ел ахырына кадәр ике дәүләт хезмәтен электрон форматка күчерү бурычы тора, дип билгеләп үтте. «Бу – урманнардан файдалану турында гражданнар, юридик затлардан урман декларацияләрен һәм хисапларын кабул итү һәм дәүләт урман реестрыннан өземтәләр бирү, – диде ул. – Калган 6 хезмәтне 2021 елда цифрлаштыру планлаштырыла».

Алга таба дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерүнең нәтиҗәлелеге, ихтимал куркынычлар, әлеге процессны тормышка ашыруның техник мөмкинлекләре һ.б. турында фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International