Министрлыкта урманнарны янгынга каршы төзекләндерү эшенә йомгак ясалды

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында 2020 елда урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча башкарылган эшләргә йомгак ясадылар. Чаралар урманчылыкларда апрельнең беренче декадасында кар катламы эреп беткәч башланган иде һәм октябрь аенда тәмамланды.

Быел республикада 2670,2 км янгынга каршы яңа минераль полосалар салынган һәм гомуми озынлыгы 5448,9 км гамәлдә булганнары каралган. Шулай ук гомуми 113,3 км озынлыкта янгынга каршы юллар төзелгән һәм 426,5 км озынлыкта аларны үзгәртеп кору эшләре башкарылган. Моннан тыш, урманнарда янгын куркынычсызлыгы чаралары турында мәгълүматны үз эченә алган 790 артык стенд, билге һәм күрсәткечләр урнаштырылган һәм урманнарга килүче гражданнар өчен 225 ял итү урыны да төзекләндерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International