Татарстан Республикасында урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 10 ноябренә 4,1 мең гектар мәйданда санитар-савыктыру чаралары үткәрелгән, шул исәптән 3 мең гектарда ликвид булмаган агачлар җыеп алынган. Республиканың Чирмешән, Мамадыш һәм Исләйтар урман хуҗалыклары хезмәткәрләре югары темпта эшли.
Санитар-савыктыру чаралары урманнарны саклау чаралары комплексының бер өлеше булып тора. Санитар-савыктыру чаралары утыртмаларның биологик тотрыклылыгын саклау, урманнарда патологик процессларның киң үсеш алуын кисәтү, корткычлардан һәм авырулардан килгән зыянны киметү максатларында уздырыла.