Россия Кошларны саклау берлеге социаль челтәрләрдә «Песнәк көне» экологик бәйрәменә багышланган марафон уздыра

2020 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Россия Кошларны саклау берлеге социаль челтәрләрдә «Песнәк көне» экологик бәйрәменә багышланган марафон уздыра. Марафонның максаты – катнашучыларга кышкы чорда кошларны тукландыруның әһәмияте, аларның рационы һәм үзенчәлекләре турында сөйләү.

Тулырак мәгълүматны биредә белергә мөмкин: https://www.instagram.com/russian.birds һәм https://instagram.com/ulitkamarta?igshid=rei14ny2y335.

Белешмә өчен. «Песнәк көне» экологик бәйрәме Россия Федерациясендә ел саен 12 ноябрьдә билгеләп үтелә.

Бу көнне илнең төрле торак пунктларында яшәүчеләр «кышкы кунаклар» – Россия төбәкләрендә кышлауга калучы кошлар: песнәк, купшы чыпчыклар, карабүрекләр, күкшәләр, чечетлар, урман чыпчыклары белән очрашуга әзерләнә. Алар бу кошлар өчен азык, шул исәптән «песнәк ризыклары» да: тозсыз туңмай, кабак, көнбагыш орлыклары әзерли, җимлекләр ясап элә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International