Татарстанда төп урман барлыкка китерүче токымнарның 13,5 тонна орлыгы әзерләнгән

2020 елның 17 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасында төп урман барлыкка китерүче токымнар орлыкларын әзерләү планы үтәлгән. Мәсәлән, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматларына караганда, барлыгы 13,5 мең кг орлык әзерләнгән, шулардан 501 кг – нарат, 133 кг – чыршы, 59 кг – карагай, 12,5 мең кг – имән, 307 кг – башка токым.

Орлык җыю буенча лидерлар арасында – республиканың Кайбыч, Кәләй, Тәтеш һәм Зәй урман хуҗалыклары.

Исегезгә төшерик, урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора. План нигезендә, быел 11,4 мең кг орлык җыярга кирәк иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International